Кәефегез начар булганда анализ тапшырмагыз! Танылган психоэндокринолог Наталья Гридасова шулай дип ышандыра.
Баксаң, кәеф бозылганда, анализ нәтиҗәләре дә начар чыга икән! Мисал өчен, ярсыган халәттә кан анализы тапшырсагыз, гемоглобин тиешле дәрәҗәдән югарырак булырга, бу мәлдә хәлсезлектән интексәгез, киресенчә, түбәнрәк күрсәткечләр белән «сөендерергә» мөмкин. Ашказанын да кәеф күтәренке чакта тикшертергә кирәк, ди белгеч. Ник дигәндә, кәеф булмаганда ашказаны согы күбрәк бүленеп чыга башлый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез