Шуларның берсе – бөерләрне аямау. Ә бу орган чик-чама белмәүне һич тә кичерми. Башка тискәре нәтиҗәләре дә бар. Организмда су аз булса, кан куера. Бөерләргә аны чистарту кыенлаша, дип яза “Российская газета” гастроэнтеролог Сергей Вялов блогындагы мәгълүматларга таянып.
Бу исә ташлар һәм инфекцияләр пәйда булу белән яный. “Бер утыруда суны күп итеп чөмерү – сәгатенә 1 литрдан артык су эчү бөерләре сәламәт кешедә дә су белән агулануга китерергә мөмкин. Суны көн дәвамында әз-әзләп кенә, 2-3 йотымлап кына эчәргә кирәк. Берьюлы күп эчкәндә, шешенкелек барлыкка китереп, элетролитларны “юып”, тиз генә “чыгып” та китә. Бу очракта иртән торганда, бит шешенке булачак һәм, миңа су эчәргә ярамый икән, дигән нәтиҗәгә киләчәксез”, – дип аңлаткан табиб.
Киң таралган тагын бер ялгыш – иртән йокыдан торуга ач карынга яки ашаганнан соң салкын су эчү. Әлеге гадәт ашказаны һәм эчәкләргә тискәре йогынты ясый, ашкайнатуга да кырын суга. “Салкын су эчү кан тамырлары һәм мускулларның кинәт кенә кысылуына китерә. Бу хәл даими кабатланса, ашказаны-эчәклекләрдә көйсезлекләр барлыкка килә”, – дип аңлатып үткән Вялов. Аның әйтүенчә, иртән ашказаны-эчәкләрне “иркәләп” кенә “уятып” җибәрү өчен җылы су (30-40 градустагы) эчү кирәк.
Белгеч сүзләренә караганда, суны тамак кипкәч кенә эчү дә зарарлы. Тамак кибү – организмның су җитми башлавы турында чаң сугуы инде ул. “Бу очракта кан куера, бөерләр киеренке халәттә эшли башлый, матдәләр алмашы акрыная. Суны сусаганчы ук эчеп кую кирәк. Әз-әз генә йотып, – дип басым ясап әйткән табиб.
Аның искәртеп үтүенчә, сок, газлы татлы су, татлы чәй “сыек ризык” булып тора һәм организмга кирәкмәгән шикәр, калорияләр генә өсти. Чиста, газсыз су эчәргә кирәк, дигән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез