Ашказанында яман шешнең иң беренче билгеләреннән берсе – гемоглобин төшү. Организмда чир башлануның бик ачык билгесе бу: хроник ялкынсыну тимергә “юлны яба” чөнки, дип аңлатып үткән медицина фәннәре докторы, онколог Олег Кит “Доктор Питер” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Белгеч әйтүенчә, чир аркасында организмга туклыклы матдәләр начар сеңә башлый. Шеш ашказанының лайласыман тышчасына зыян салып, тимер (шулай ук В12 витаминын һәм фолий кислотасын – икесе дә гемоглобин өчен кирәк) үзләштерүне начарайта.
“Ашаганда, кинәт кенә ризык төшеп китмәгән кебек булса яки гадәттәге күләмдәге ризык белән тамагыгыз туймый башласа да сагаерга кирәк”, – дип билгеләп үткән онколог.
Белгеч әйтүенчә, чир көчәйгәч, кендек турысында өстә авырту барлыкка килә, аппетит югала, укшыта, кеше ябыга башлый.
Башлангыч стадияләрендә яман шешне УЗИ һәм кан анализлары ярдәмендә генә билгеләп булмый. Иң ышанычлы ысулы – гастроскопия, дигән белгеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез