Табиб-невролог Ольга Зинчева “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бу хәлнең нәрсәгә бәйле булуын аңлаткан.
Инсультка эчү һәм тарту гаять зур этәргеч бирергә мөмкин. Никотин, кан тамырлары тышчасын җимереп, канны куерта, төерчекләр хасил булуга җирлек тудыра. Зур күләмдә хәмер исә кан басымы уйнауга һәм йөрәк эшчәнлегендә өзеклекләргә китерә, дип билгеләп үткән белгеч. Симерү һәм аз хәрәкәтләнүнең дә чир сәбәпләренә әйләнүе бар. Артык авырлык гипертониягә, шикәр чире һәм матдәләр алмашы бозылуга китереп, кан тамырларын акрынлап кына җимерә.
Ә аз хәрәкәтләнү моны тизләтә. Бигрәк тә гипертония куркыныч белән яный. Күп кенә яшьләр кан басымының югары икәнен белмичә дә йөри, чөнки аның билгеләре сизелми. Ә бит беренче чиратта кан басымындагы көйсезлекләр инсультка төп этәргеч бирә, дип белдергән табиб. Зинчева кисәтеп әйткәнчә, инсульт яшьләрдә еш кына кинәт килеп чыга. Аякта яки кулда хәлсезлек сизелсә, йөз кыйшайса, авыз ачып сүз әйтү кыенлашса, кинәт кенә күз начар күрә, баш әйләнә башласа, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, дигән табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез