Табиб йокысызлыкны  даруларсыз гына җиңү ысулларын атады

Йокысызлык белән көрәшү өчен кулланыла торган дарулар кыска вакытлы эффектка ия һәм ияләшүгә китерә, ә кайбер препаратлар сизелерлек начар тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә йокыны табигый юл белән җайларга тырышу күпкә яхшырак, дип китерә табиб-терапевт һәм инфекционист Фаллахи Нурҗахан сүзләрен  РИА «Новости».

«Даруларсыз йокысызлык белән көрәшүнең беренче ысулы – дөрес режим. Биологик сәгатьләрне җайга салу: бер үк вакытта уянырга һәм йокларга яту. Олы кешегә уртача җиде-тугыз сәгать йокы җитә. Эфир майлары белән ванна (лаванда, ромашка) да ярдәм итәр. Моңа вакыт булмаса, җылы душ керү дә җитә. Иң мөһиме су процедураларын йокларга  ике сәгать кала алырга. Саф һавада, ярты сәгать булса да,  йөреп кайтыгыз», — дип әйтә табиб.

Шулай ук йоклар алдыннан авыр ризыктан баш тартырга кирәк. Бераз гына ашап алу да җитә: мәсәлән, йогурт, банан, ромашка чәе кебек продуктлар. Моннан тыш, даими рәвештә физик күнегүләр булыша: йөзү, бию, йөгерү. Әмма аларны кичке сәгать 19 га кадәр үткәрү кулайрак, дип киңәш итә эксперт.

«Бер дә йокы килмәсә, үзегезне йокларга мәҗбүр итмәгез. Бу борчылуга, нервлануга китерә. Әгәр ярты сәгать эчендә йоклап булмаса, тыныч музыка тыңлагыз яки китап укыгыз. Бераз йокымсырап киткәч, яңадан ятып карагыз. Йокы бүлмәсендә һаваның оптималь дымлылыгы – 50-60 процент, температура – 17-20 градус булса, йоклау тагын да яхшырак булыр», — дип өсти табиб-терапевт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре