Газетага язылу

Табиб: «Кайберәүләрнең баш мие үзеннән тизрәк картая»

Кайвакыт баш миенең биологик яше паспорттагы яшьтән узып китә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, төнге ялга бәйле булырга мөмкин бу.

Табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында шул хакта аңлатып үткән, дип яза “Российкая газета”. Чит ил галимнәре кешенең төнге йокысын, тирәнлеге, уянып китүләр саны буенча анализлап, баш миенең “яшен” исәпләп чыгарган.

Шуннан соң алар бу санны кешенең паспорттагы яше белән чагыштырган. Баш мие кешенең чынбарлыктагы яшеннән 10 ел чамасы “картрак” булган очракта деменция куркынычының 40 процентка диярлек артуы ачыкланган. Баш мие “яшьрәк” кешеләрдә исә әлеге куркыныч түбәнәк дәрәҗәдә булып чыккан. Тик биредә сүз туйганчы йокламау турында түгел (кайбер вакытта кешенең үзенә генә шулай тоелырга мөмкин), бәлки  нерв системасы халәтен чагылдыручы йокы сыйфаты турында бара: баш мие “картрак” кешеләрдә йокының тирәнтен түгел, бәлки “өстән-өстән” генә булуы, шылт иткән тавыштан да уянулары, кыскасы, уяулы-йокылы  йоклаулары күзәтелгән.

Белгеч әйтүенчә, мондый бәйлелек йоклаганда баш мие тукымаларының матдәләр алмашы калдыкларыннан чистартылуы, нейроннар элемтәсенең яңартылуы, шулай ук ялкынсынулар, гормоннарның җайга салынуы белән аңлатыла. Ә начар йоклаганда, болар нык “аксый”, дип аңлаткан Зөһрә Павлова.

“Әлбәттә, начар йоклау, баш мие, һичшиксез,  тизрәк картаячак, дигәнне аңлатмый. Әмма төнге ял сыйфатының чир куркынычына бәйлелеге бар. Шуңа күрә йокыга игътибарлырак булу, “тирәнрәк” йокларга һәм төнлә азрак уянырга өйрәнү кирәк”, – дип билгеләп үткән табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре