Табиб кан тамырларын һәм канны чистартуга ярдәм итә торган продуктларны атады

Картаю – күзәнәкләрнең тузуы гына түгел, бәлки эчке җылылыкның сүрелүе дә. Бу хакта “Российская газета” табиб-токсиколог, профессор Михаил Кутушовның телеграм-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.


Табиб әйтүенчә, куркума, бәбрия (розмарин), петрушка, шпинат, рукола, сарымсак кебек тәмләткечләр күзәнәкләрнең тузуын акрынайта. Аш-су әзерләгәндә, алардан даими файдаланырга тырышу кирәк.
“Сарымсак кан тамырларын һәм канны чистарта. Токсиннарны юкка чыгара, эчтән җылыта”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Ул шулай ук куркуманы күзәнәкләрне саклау өчен иң яхшы продуктлардан берсе буларак телгә алып үткән. “Бавырны чистарта һәм буыннарның сәламәтлегенә ярдәм итә”. – дип өстәгән профессор. Шулай ук куркуманың ялкынсынуга каршы үзенчәлеккә ия булуын әйткән. 

Моннан тыш белгеч имбир һәм бәбриягә тукталып үткән. “Имбир – ашкайнатуны, бәбрия – кан әйләнешен яхшырта”, – дип өстәгән ул.

Профессор шулай ук аш-суга яшел тәмләткечләр – петрушка, шпинат, рукола өстәргә киңәш иткән. “Яшел тәмләткечләрне һәр көн кулланырга киңәш итәм. Яшьлекне озайту өчен иң гади чараларыннан берсе бу”, – дип басым ясап әйткән табиб.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре