Бик күп эшләп, аз ял итәсез икән, киеренкелек һәм стресстан тиз генә котылырга өйрәнү кирәк. Медицина фәннәре кандидаты, табиб-физиотерапевт Галина Энгельгардт “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бу җәһәттән ике ысулны аңлатып үткән.
Беренчесе: кулларны кайнар суга тыгып, 2-3 минут тотасы. Шуннан соң киренекелекнең кими башлавын сизәргә мөмкин. Кайнар су микроциркуляцияне яхшырта, кан тамырларының киңәюенә һәм куллардагы киеренкелекне бетерүгә ярдәм итә. Кулларда киеренкелек юкка чыкса, тән дә тынычлана башлый, дигән табиб.
 Икенче ысул: тәрәзәдән зәңгәр күккә карап тору. Эш урынында да, өйдә дә. Йортлар яки болытларга карамаганда, күз мускуллары йомшара. Шуннан соң тәннең башка мускуллары да йомшара башлый. Шулай итеп, киеренкелек һәм стресс юкка чыга.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез