Газетага язылу

Табиб ни өчен су коенганнан соң чирләргә мөмкин булуын аңлатты

Диңгездә, елга яки күлдә су коенганнан соң цистит куркынычы барлыкка килергә мөмкин.

Уролог-андролог Карен Мкртчян “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Су, ком, дымлы коену киеме һәм туңып китү, бактерияләрнең тизрәк үрчеп, сидек чыгару каналына тизрәк эләгүенә китерә. Аеруча хатын-кызларга кагыла бу, чөнки аларның уретрасы кыскарак булганлыктан, инфекция сидек куыгына җиңелрәк эләгә”, – дип аңлаткан белгеч. Чирнең иң еш сәбәпләреннән берсе – эчәклек бактерияләре. Әмма аны пычрак судагы микроблар да китереп чыгара. Диңгездә исә тоз тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мкртчян әйтүенчә, юеш, кысан купальниктан озак йөргәндә яки салкын җирдә утырганда, цистит куркынычы тагын да арта. Шул ук вакытта  чир суда гына түгел, комлыкта да сагалый. Дымлы пычрак мохит микроорганизмнар чыганагы булып тора, шуңа күрә пляжда юеш киемнән озак утыру бактерияләргә тизрәк үрчергә ярдәм итә, дип билгеләп үтә белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре