40 яшьтән соң гомер озынлыгын уртача 25 елга озайту мөмкинлеге биргән төп гадәтләрне, шулай ук нәрсәләрнең сәламәтлекне тизрәк какшатуын ачыклаганнар. Бу хакта хирург һәм онкоуролог Марк Гадзиян 700 меңгә якын кеше катнашында уздырылган тикшеренү нәтиҗәләренә таянып язган. Тикшеренүдә 40тан 99 яшькә кадәр кешеләр катнашкан дип яза “Российская газета”.
Гомерне озайтучы гадәтләр арасында даими хәрәкәтчәнлек, тәмәкедән баш тарту, дөрес туклану атап үтелгән. Исемлеккә шулай ук туйганчы йоклау, хәмернең чамасын белү, стресска бирешмәү, социаль активлык һәм наркотиклар кулланмау кертелгән.
Шул ук вакытта, тикшеренүчеләр ачыклаганча, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту һәм наркотиклар куллану сәламәтлеккә аеруча зур хәтәр белән яный. Бу гадәтләр гомернең вакытсыз өзелү куркынычын 30-40 процентка арттыра. Ә инде начар туклану, аз йоклау, хәмер һәм стресслар кинәт үлеп китү ихтималын чама белән 20 процентка арттыра, дип язган белгеч.
Табиб хәмерсез һәм организмны какшатырдай башка әйберләрсез генә тынычланырга өйрәнү өчен күңелсезлекләр турында азрак уйларга киңәш иткән.
“Мунча, массаж, спортның уен төрләре, йога, йөзү, әйбәт фильм яки китап гомерне озайта”, – дигән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез