Шампуньне баш тиресенең нинди булуыннан чыгып сайларга кирәк. Трихолог, «Россия дипломнан соң белем бирү медицина академиясе» профессоры Юлия Галләмова «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
«Баш тиресе майлы яки коры булырга мөмкин. Башны көн саен юарга туры килә икән, димәк, сезнең баш тиресе майлы. Шампуньне шуннан чыгып сайлыйсы», – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Аның әйтүенчә, шампуньнәр майлы яки коры чәч өчен билгеләнә.
«Шампуньнең төп бурычы – баш тиресе бүлеп чыгарган майны юып төшерү. Шуңа күрә шампунь майлы яки майсыз тире өчен аерым чыгарыла. Баш кычытса яки кавыкласа, мондый билгеләрне бетерә торган шампунь сайларга кирәк», – дип өстәгән профессор.
Галләмова басым ясап әйткәнчә, кагыйдә буларак, шампуньнең үзеннән кавык барлыкка килми.
Кавык сәбәпләре бик күп төрле булырга мөмкин. Кавык – чир түгел, ә чир билгесе. Аның төрле авыруларга бәйле булуы бар. Әмма кавыкның шампуньне дөрес сайламаган очракта да барлыкка килүе ихтимал”, – дип өстәгән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез