Бу хакта “Российская газета” “Красная звезда” хәбәренә таянып яза. Мурадалиев махсус хәрби операция зонасында 39 нчы гвардия медицина отрядында хезмәт итә. Анестезиология һәм реанимация бүлегенең өлкән ординаторы.
Табиб бик күп хәрбиләрне һәм Украина кораллы көчләре гамәлләреннән зыян күргән “тыныч” кешеләрне коткарган. “Реанимация – гомер белән үлем арасындагы сугыш кыры ул”, – ди табиб.
Белгеч йөрәге туктаганнан соң үзенең кешене кабат якты дөньяга кайтару очраклары турында искә төшереп үткән. Аның әйтүенчә, йөрәк-үпкә реанимацияләре журналында 100дән артык шундый очрак теркәлгән инде. Бервакыт Мурадалиевка яралы хәрбинең йөрәген эшләтеп җибәрү өчен 50 минут чамасы тырышырга туры килгән. Гәрчә реанимация гадәттә 30 минуттан соң туктатылса да. Янындагы ярдәмчеләре үлем тырнагыннан алып калу омтылышының файдасыз булуына инандырырга маташса да, ул эшен дәвам иткән.
“Ә яраланучының күзләре ачык. Аңа карыйм да, яшисе килә егетнең, һәм ул яшәячәк, дип үз-үземә пышылдыйм, – дип сөйләп үткән табиб. – Юк, дәвам итәбез, исән калачак ул, димен”. 50 минуттан соң мониторда көтмәгәндә йөрәк тибеше пәйда булып, хәрбинең йөрәге тибә башлаган. Аның хәлен тотрыкландыруга ирешелгән. Соңрак хәрбине үзәк госпитальгә күчергәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез