Газетага язылу

Табиб урологик авыруларны ничек контрольдә тотарга икәнен сөйләп бирде

Уролог-табиб Виген Малхасян организмны урологик авыруларның авыр нәтиҗәләреннән ничек сакларга икәнен аңлатты. Аның сүзләренчә, моның өчен урологик чекап (тикшерү) узарга кирәк: гомуми кан анализы, креатининга кан анализы, 40–45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен ПСАга кан анализы һәм бөерләрне ультратавыш белән тикшерү (УЗИ).

«Мондый чекап гади, һәркем өчен дә мөмкин һәм күп вакыт алмый. Аны үтеп, сез урологик авыруларның 90%ын контрольдә тотуыгызга ышанычлы була аласыз. Әгәр дә сидек-җенес системасы органнары авыруы килеп чыкса да, бу тикшерү аны нәкъ менә организмга зур зыян китермичә, радикаль рәвештә дәвалап була торган стадиядә ачыкларга ярдәм итәчәк», – диде Малхасян «Радио 1» белән әңгәмәдә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Эксперт шулай ук бөер функциясе критик дәрәҗәдә кимегәндә генә бөер трансплантациясенә (күчереп утыртуга) мөрәҗәгать итәргә кирәклеген өстәде.

«Поликистоз – хөкем карары түгел, чөнки бөер функциясе критик дәрәҗәдә кимегән очракта да, бөерне күчереп утырту кебек вариант бар. Бу кешеләргә күчерелгән бөер белән дә нәтиҗәле тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – бу авыруның барлыгын белү, табиб күзәтүендә булу һәм әлеге чирне профильле белгеч контролендә тоту», – дип йомгаклады табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре