Хәзер йөртүчеләрнең сәламәтлеге турында мәгълүматлар поликлиникалардан туп-туры ГАИга китәчәк. 1 сентябрьдән шундый закон үз көченә керә.
Документ нигезендә, авырып, табибка күренгән кешене ачыкланган чире буенча йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкин булачак. Аның рульгә утырырга комачаулаган чирдән интегүе турында шундук Дәүләт автомобиль инспекциясенә хәбәр ителәчәк. Дәвалану өчен бер ай бирү күздә тотыла. Шуннан соң медицина тикшерүен уңышлы узган очракта йөртүче таныклыгы кире кайтарыла. Әлегә исә йөртүчеләрнең сәламәтлеге 10 елга бер тапкыр медицина комиссиясе узганда гына тикшерелә.
Сүз уңаеннан, 1 сентябрьдән рульгә утырырга комачаулаган чирләрнең яңартылган исемлеге гамәлгә керә. Аңа кайбер психик тайпылышлар һәм күз авырулары (әйтик, төсләрне дөрес күрмәү) кертелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез