Табиблар кешедә җитди чир барлыгын аңларга ярдәм иткән ризыкларны атаган

Табиблар әйтүенчә, теге яки бу ризыкны ашыйсы килү теләге кешедә җитди чир барлыгы турында да кисәтергә мөмкин.

Суган, сарымсак, тәмләткечләр. Мондый ризыкларга карата кисәк кенә мәхәббәт хисләре уяну сулыш юлындагы хилафлыклар турында да хәбәр итәргә мөмкин.

Калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда зәйтүн җимешенә ихтыяҗ барлыкка килә ала.

Углеводлар алмашы бозылган, гипогликемия яки шикәр чиреннән интеккән кеше, гадәттә, туңдырмага мөкиббән китә.

Бананга битараф булмаучыларга йөрәген тикшертеп алса, зыян итмәс.

Көнбагыш чиртергә яратучылар исә организмны вакытыннан алда картаюдан саклый торган антиоксидант-витаминнарга кытлык кичерә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре