«Табиблар күз яшьләрсез карый алмый»: 10 айлык кызын әтисе вәхшиләрчә кыйнаган

Байкал аръягында 10 айлык кызны атасы вәхшиләрчә кыйнаган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итте.

10 айлык кызны 12 декабрьгә каршы төндә авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Табиблар сабыйны күз яшьләрсез карый алмаган. Чөнки баланың тәне күпсанлы гематомалар белән капланган, пешкән була. Башта табиблар бала белән ни булганын аңламаганнар. Аннары сабыйны үз әтисе шундый хәлгә китерүе ачыклана. Хатыны өйдә булмаганда ир нәни кызчыгын шулай кыйнап ташлаган. Хәзер ир кулга алынган, ә сабыйны хастаханәдән чыгарырга әзерлиләр.

Әлеге кызчык гаиләдә өченче бала. Әтисенә - 29 яшь, әнисе - 22дә.  Гаиләдә тагын 2 һәм 4 яшьлек балалар бар.

«Балаларда күгәргән урыннар да, кыйналган урыннар күргәнем юк. Ләкин әти-әниләре сабыйларына дорфа эндәшә», – дигән гаилә танышлары.

Ул олырак ике балаларының урамда ярымшәрә, пычрак килеш йөрүләрен күргәнен дә әйтә.

11 декабрьдә ир белән хатын талаша. Исерек иреннән куркып хатыны өйләреннән чыгып кача. Шулай итеп, ир кеше ачуын кече кызыннан алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре