42 яшьлек ир-ат хәрби хәрәкәтләр вакытында зыян килгән оча сөяге буынын ясалмасына алыштыру өчен хастаханәгә кереп яткан. Әмма операция алдыннан табиблар аның бердәнбер бөерендә шеш тапкан. Бөерен алу ир-атка гомерлек гемодиализ, шул сәбәпле тормышының тамырдан үзгәрүе, коточкыч уңайсызлыклар белән янаган.
Клиниканың хирург-онкологлары, шул исәптән онкология бүлеге мөдире Марат Урманцев, табиб-онколог Рита Гыйльманова, роботтан файдаланып, органны саклап калу мөмкинлеге бирердәй операция ясаган. Робот ярдәмендә белгечләр югары дәрәҗәдә төгәллеккә ирешеп, сәламәт тукымага зыян китермичә калган.
Шулай итеп, табиблар шешне дә алган, ир-атның бердәнбер бөерен дә саклап калган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез