Газетага язылу

Табут янында аңын җуйган: Вера Алентованың үлеме сәбәбен әйткәннәр

Россиянең танылган артисты, режиссер Владимир Меньшовның (мәрхүм) хатыны, халык артисты Вера Алентованың үлеме сәбәбе турында мәгълүматлар пәйда булды.

«Российская газета» Mash телеграм-каналындагы хәбәргә таянып язганча, Вера Валентиновна соңгы берничә ай дәвамында гипертония авыруы көчәюдән интеккән.

Бүген Мәскәүдә Россия халык артисты Анатолий Лобоцкий белән хушлашу мәрәсимендә Алентовна табут янында аңын җуйган. Артистны Маяковский театрыннан (җеназа шунда узган) носилкага салып алып чыкканнар.

«Ашыгыч ярдәм» машинасында аңа кичекмәстән ярдәм иткәннәр. Кызганычка, медиклар халык артистын үлемнән йолып кала алмаганнар.

Берникадәр вакыттан соң Оскар бүләгенә ия булган (Москва слезам не верит” мелодрамасының йолдызы 84 нче яшендә вафат булуы турында хәбәр ителгән.

Артист белән хушлашу вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре