Тагын бер югалту: популяр татар артистлары – гаилә парының туганы СВОда һәлак булган

Татарстанның атказанган артисты, ире Булат Бәйрәмов белән бергә җырлаучы Ләйсән Гыймаева туганының махсус хәрби операция зонасында һәлак булуы турында социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

– Туганыбызның улын алып кайттылар. Ел ярым элек махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган иде. Йә Аллам, балаларын югалткан ата-аналарга көч һәм сабырлык бир. Бүген хәтта табигать тә елый, – дип язган Гыймаева социаль челтәрләрдә һәм бүген Казанда яңгыр коюны видеога төшереп, шул видеоны урнаштырган.

Артистлар бер көн элек Туймазы шәһәрендә хәйрия концертында чыгыш ясаган. Концерттан җыелган барлык акча махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә тотылачак.
Сүз уңаеннан, татар эстрадасында якын кешесен СВОда югалткан гаиләләр моңарчы да бар иде инде. Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимерованың бертуганы махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Шулай ук танылган татар җырчысы Данир Сабировның туганы СВОда үлде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре