Бүген төнлә Татарстанда температураның 40 градуска кадәр төшүе көтелү сәбәпле, кисәтү игълан ителде.
Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, 11 гыйнвар төнендә республикада -29... -34 градуска кадәр көчле суык булыр дип фаразлана. Кайбер районнарда термометрның терекөмеш баганасы -35... -40 градус күрсәтәчәк.
Шул ук вакытта иртәгә көндез әкренләп кенә җылыта башлаячак. Һава температурасы -16...-21 градуска, Татарстанның көнчыгышында -24 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез