Газетага язылу

Таһир Һадиев: «Авыл кешесе бай яшәргә тиеш»

«Авылны бетерсәң, бернинди җәза юк. Бу – дөрес түгел». «Авыл – илнең нигезе» коммерциячел булмаган автоном оешма җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев әнә шулай ди. Аның белән саланы саклау, үстерү юллары турында сөйләштек.

Таһир Һадиев: «Авыл кешесе бай яшәргә тиеш»

Таһир Галимҗанович, авыл турында төрле фикерләр ишетергә туры килде. Берәүләр, авыл әкренләп бетә бара, картлардан башка берни дә калмады, яшьләр читкә китте, дип зарланса, икенчеләр исә андагы тормышның заманчалашуын әйтә. Ә сез авылны саклап калуның юлларын нидә күрәсез?

– Без авылның картайганын да, яшьләрнең читкә киткәнен дә беләбез. Татар халкының, кечерәк милләтләрнең нигезе авылда дип саныйм. Үзем дә – авыл баласы, авылда рәис булып эшләгән кеше. Заманасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасын да башкардым. Ярты гасыр гомерем авыл хуҗалыгына бәйле. Шуның өчен Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның командасы белән бергәләп авылның үсеш ноктасын билгеләгән  китап чыгармакчы булабыз. Бу эшне «Заманча авыл» дигән проект нигезендә башкарабыз.  

Бу урында  халыкның ни сәбәпле авылдан шәһәргә күченә башлавын искә төшерик әле. Никита Хрущевның 1955–1958 нче еллардагы реформасы шәһәргә якынаюны күздә тота. Фикере дөрес, әмма ул икътисад белән бәйләнмәгән. Шуңа күрә кечерәк авыллардан зурракларына күчү урынына халык шәһәргә күчеп бетте. 1972 елны ЦК КПСС белән Совмин агрошәһәрчекләр булдыруны игълан итте. Биектаудагы «Урак һәм чүкеч» дигән хуҗалыкны шушы сәясәтнең баласы дияр идем. Без, авыллар нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавапны шунда барып эзләдек. Ничек итеп йорт төзегәнен дә, кыяр утыртырга кирәклеген һәм башкасын да. Шуннан соң 50 ел вакыт узды. Замана үзгәргән саен үзебез дә үзгәрмәсәк, арбадан төшеп калачакбыз.

Азнакай районында 76 авыл бар. Аның барысында да бертигез шартлар тудырып булмый. Бу салаларны бетерергә дигән сүз түгел. Ә менә шушы зур районда биш үзәкне алып, шунда мәктәп, эш урыны һәм башка шартларны тудыру бурычы куела. Хезмәт урыны ике өлештән торырга тиеш. 70 проценты – авыл хуҗалыгы, ә 30 проценты сәнәгать, эшкәртү, туризмга бәйле. Без 76 авылда ел саен берәр йорт төзесәк, аны берәү дә сизмәячәк. Әгәр биш авылда ел саен 20 шәр йорт сала башласак, биш елда ул 100 йортка җитә. Анда укытучылар, тәрбиячеләргә дә эш була. Яшьләрнең берләшүенә дә китерәчәк. Бу урында авыл кешесен кимендә 120–150 мең сум хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк. Өч нәрсә булырга тиеш: күңелгә ошаган эш, тормыш шарты һәм лаеклы эш хакы. Авыл тормышы шәһәрнекенә караганда бер адым алдарак һәм күңеллерәк булырга тиеш. Авылда мондый шартлар булганда, гаиләләр читкә күченеп китмәячәк, әти-әниләр балалар өчен тыныч булачак. Паркы, бассейны булса, кешеләр ял да итә ала. Бу – беренчедән, авылны саклау, икенчедән, милли мохиткә нигез дигән сүз. Кечкенә авыллар да калачак. Анда яшәүчеләр арасында 20–30 чакрым ераклыкка барып эшләүчеләр дә аз түгел. Бу ераклыкка сәпид белән дә барып була. Бездә 3 меңнән артык авыл бар. Менә шулай эшләгәндә, күләгәдә калганнарына да җылысы тиячәк.

Моңа кадәр авылны бәрәңге утырту, сыер асрау урыны дип кенә күз алдына китерә идек. Караш үзгәрдеме?

– Без алай дип кенә күзалларга тиеш түгел. Аңа карата киңрәк карашлы булу кирәк. Кызганыч, без күбрәк авылдан киткән кешеләргә игътибар итәбез. Шул ук вакытта кайтучылар һәм кайтырга теләүчеләр дә бар. Читтә йөргәннән соң тормышның кыйммәте бермә-бер арта. Торган саен тамырлар турында күбрәк уйланасың. Соңгы вакытта авылларда тормыш яхшыра. Шәһәрдә балалар тәрбияләү, юлга киткән вакыт, салымнар... Барысын бер бизмәнгә салып карап, шуны аңлаучылар күбәйде. Читтән торып эшләп тә була хәзер. Андыйлар 10 процент чамасын тәшкил итә. Әйтик, кеше авылда яшәп тә, дистант рәвешендә шәһәрдә эшли. Аена бер барып кайтырга мөмкин. Замана үзгәргән саен үзкыйммәтләр дә үзгәрә. Ни өчен кешеләр үз нигезләрен сатмый? Аларда барыбер киләчәккә ышаныч бар, өмет чаткысы сүнмәгән.

Авылда яңа һөнәрләр барлыкка килә. Әйтик, экологик туризм. Республикада 200 гә якын шундый урын бар. Агротуризм үсеше дә – үзе бер мөмкинлек. Кулланучылар кооперациясе дә кереп бара. Без аны күбрәк «Татпотребсоюз» мисалында гына күрәбез. Аның мөмкинлекләрен ачарга кирәк. Биектау районының Ямаширмә авылындагы ял итү урынына елына 10 меңгә якын кеше килә. Безгә берникадәр хыял һәм үзебезнең тарихны белү җитеп бетми. Каядыр барып, әйтик, Европадагы бер ташны күрәбез дә, шуның тирәсендә әйләнеп сокланып йөрибез. Ә үзебезнең тарихка битараф.

Авылны саклап калуның тәгаен юллары, ысуллары бармы?

– Барлык авылны да бүгенге юл белән саклый алмыйбыз, ниндидер башка чарасын табарга кирәк. Тора-бара шундый  фикергә килдем.

Милләтебезнең нигезе – авылда. Әгәр татарның авылы исән икән, татар яши. Чуашныкы, мариныкы, удмуртныкы, русныкы да шулай. Милли мохит шунда саклана. Авылның һәркемне сыендыра алуын ковид вакытында да күрдек. Барыбыз да авылга кайтып исән калдык. Алдагы хәлләрне дә белеп булмый. Авыл исән булса, без яшәячәкбез! Авыл бүген бик күпне әйтер иде, әмма теле юк шул.

Безнең төп максат – башкаларга да юнәлеш күрсәтү. Кибеттән кечкенә генә дару яки батарея алдыгыз, ди. Аны ничек кулланасы язуда аңлатылган. Ә авылны саклау буенча гади, аңлатып язылган әсбап юк. Кибеттә костюмның төймәсен, кесәсен аерып сатмыйлар. Аны әзер килеш бирәләр. Аяк кименең дә бер парын – бер, икенчесен икенче кибеттән алмыйсың. Кешегә  яхшылап аңлату кирәк. Азнакайда башланган калыпны башка районнарга да күчерергә җыенабыз. Үсеш ноктасын күрсәтәсебез килә. Ничек итепме? Кеше авылда бай  яшәргә тиеш.  Син ике сыердан 18 әр литр сөт савасың, ди. Ә нишләп  25–30 ар литр түгел?  Технологиясен белмисең чөнки.  Авыл хуҗалыгы идарәләрендә дә  тамырдан үзгәреш ясарга кирәк. Элек  анда  28–30 кеше эшләгән булса, хәзер 8–10 га гына  калды. Алар берсе дә бу нәрсәләргә өйрәтә алмаячак, чөнки  үзләре дә кәгазьгә күмелгән.  Элеккеге кебек терлеккә азык әзерләүнең дә гомере узып  бара. Авыл  кешесенең бу хакта башы авыртырга тиеш түгел. Әйтик, хуҗалык миллионлаган сум акча эшләргә тели, әмма моңа ничек ирешәсен белми. Аның юлларын да өйрәтәбез. Кооперацияләргә керү дә  булачак. Кибетләргә чыгу өчен продукция тәкъдим итү юллары да бар. Табыш алудан да күп нәрсә тора. 25 тонна җиләк үстерәм икән, минем белән исәпләшәчәкләр. Дөньяда алдынгы тәҗрибәләр бар, аны куллану өчен бер тиен акча да кирәкми. Закон ягы да бар. Кибеттән әйбер урласаң, сине төрмәгә утыртырга мөмкиннәр, ә авылны бетерсәң, бернинди дә җәза юк. Бу – дөрес  түгел. Берәр хуҗа авылга килә дә, миңа сезнең ферма ошамый дип, сүтеп ташлый. Кеше мәктәпсез, эшсез кала. Болай эшләргә ярамый. Без моны да депутатларга тәкъдим итәчәкбез. Аның өчен законнар кабул итәргә кирәк. Бу бер көндә генә эшләнә торган эш түгел, әмма безнең кыйблабыз бар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре