Тайбэйны ник комсыз калдыралар?

Глобаль икътисад кризисы фронтларыннан торган саен өметсезрәк хәбәрләр ешая. «Европа икътисади түнтәрелешкә әзерләнә, – диде соңгы көннәрдә генә Финляндия Президенты Саули Ниинисте. – Һәм хәл елдан-ел уңайлануга таба бармас». Көнбатыштагы хәлнең начараюына «ура-патриот»лар сөенәләр сөенүен, әмма хәзерге икътисад домино эффектына корылган.

Бер домино ауса, бөтен конструкция җимерелә. Европа түнә икән, Кытай да ава, Кытай ауса, Россиядә дә рәхәт булмый. Кытай исә бер дә шатлыклы хәбәрләр таратмый. Пекин глобаль кризисның флагманы булырга, аның маховигы ролен үтәргә җыена. Хәзерге икътисади түнтәрелеш моңарчы без күргән-ишеткән рецессияләрдән зур хәрби конфликт төенләве белән аерыла. Гадәти базар рычаглары белән кризистан чыгып булмый инде. Державалар шуңа күрә конфронтация сукмагына чыга. Сугыш ярдәмендә алар: а) массаларның игътибарын читкә юнәлтергә; ә) базарларны яңадан бүлешергә; б) яңа дөнья тәртибе дип, үз ихтыярларын башкаларга көчләп тагарга җыена. Хәвеф бик зур булуга карамастан, һәр башкала сугыштан, җиңүче булып имин чыгармын, дип өметләнә.

Хәлне төзәтеп булмый икән, аны тагын да начарайтырга кирәк. Көндәшләр ныграк сызлансын өчен, икътисади элемтәләрне өзәргә, базарларда кытлык тудырырга, килеп туган хәлдә дошманнарны гаепләргә… Без боларны «пандемия кризисы» дип аталган 2020 елда башланган шаукымда гаҗәпләнеп бер күзәттек инде. Коронавируска каршы көрәш чаралары үзләренең мантыйксызлыгы белән барыбызны да таң калдырды. Кытайда исә алар аеруча ерткычларча оештырылды һәм оештырыла. Әмма барлык кыенлыкларны да пандемиягә сылтап бетерү мөмкин түгел. Игътибарны тышкы дошманнарга юнәлтергә туры килә. Тайвань мәсьәләсен кискенләштерү агымдагы вазгыятьтә шуның өчен кирәк тә инде. Тайваньның төп сәүдә партнерлары, мәсәлән, кемнәр? АКШ Тайбэйдан 105 миллиард долларга товар ала, Япония – 85, Германия – 20 миллиард долларга. Алар барысы да нигездә утраудан алыштыргысыз микрочиплар алалар. Дөнья базарының 53 процентын тотып торучы TSMS компаниясе, мәсәлән, 5 нанометрлы микросхемалар җыя.  Чагыштырыгыз: Россиядә 90 нанометрлы микросхемалар гына җыя алалар. Хәзерге җиһазларда 14 нанометрлы микросхемалар кулланыла. Тайвань чиплары кебек нечкәне АКШта да әлегә җыя алмыйлар. Тайвань тирәсендә өйрәнүләр оештырып, Кытай аның төп партнерларына кисәтү ясый. Әмма хәрби блокаданы озак тотып булмый бит. Пекин Тайваньга ком сатуны туктатты. Кытай комыннан башка ярымүткәргечләр ясап булмый. Тайваньнан ярымүткәргечләр килү туктаса, зур державаларның җитештерүе тормозга басачак.

Кытай тагын бер зонада – Бохай бугазында хәрби өйрәнүләр башлап җибәрде. Алар 8 сентябрьгә кадәр барачак. Бохай Тайваньнан ерак, әмма Пекинга якын. Сентябрьдә компартия съезды ачылачак. Шул датага якын китереп илдә төсле революция оештырырга теләгән көчләр бар, диләр. Армиянең кул астында булуы Пекинга бу юлы шуның өчен кирәк.

Кытайдан килгән соңгы яңалык та сөендерә торган түгел. Анда ланье дип аталган яңа куркыныч вирус табылды. «Ковид-19»га караганда күбрәк үтерә торганы. Авыруның кешедән кешегә күчәме икәне әлегә мәгълүм түгел. Дәвасы юк. Эшләр шулай барса, Кытай безне кая кадәр илтеп җиткерер, шулай ук белмибез.

                            Рәшит Фәтхрахманов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Фәтхрахманов

Көн хәбәре