Такси буенча кертеләчәк таләпләр бәяләр артуга китерергә мөмкин

2026 елның 1 мартыннан Россиядә таксины локальләштерү буенча яңа таләпләр үз көченә керә. Бу, экспертлар фикеренчә, автомобильләр кытлыгына, машина йөртүчеләр өчен эш урыннары кимүгә һәм хезмәтләргә бәяләр артуга китерергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» яза. 

Төп проблема шәхси автомобиль йөртүчеләргә (аларның күпчелеге яңа нормаларга туры килми), шулай ук лизингтан чыкканда машиналарын югалту куркынычы булган таксопаркларга кагыла.

Җәмәгать транспорты хезмәткәрләре һөнәри берлегенең координацион советы рәисе Андрей Попков «Радио 1» белән әңгәмәсендә искәрткәнчә, төп проблема машиналар җитмәүдә түгел, ә базарда такси өчен яраклы автомобильләр булмауда.

«Без барыбыз да уңайлы шартларда, имин йөрергә күнеккән, әмма бездә андый автомобиль эшләп чыгарылмый», – дип белдерде ул.

Эксперт фикеренчә, такси тәүлек буе файдалану өчен махсус эшләнгән, иркен һәм ышанычлы машиналар таләп итә.

«Такси өчен нормаль автомобиль ясагыз, ул ышанычлы, ремонтка яраклы булсын», – диде Попков.

Эксперт кисәткәнчә, тармакның 200 меңгә кадәр машина йөртүчене югалту куркынычы бар, ә автомобильләр кытлыгы пассажирлар өчен бәяләрнең бик нык артуына китерәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре