Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешүе уңаеннан фикерен белдерде:
– Бүгенге чарага мин сөенеп килдем. Татарстан – газиз Ватаныбыз. Аның җитәкчеләренә халкыбызның ышанычы зур. Минтимер Шәрип улы да, Рөстәм Нургали улы да бер юлны алып баралар. Ул – бердәмлек, татулык һәм алга бару. Алга бару дигән сүз ул Аллаһтан куәт килеп тора, аның ышанычы, ризалыгы бар дигәнне аңлата.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез