Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия белән Кытай арасындагы тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрнең хокукый ягына бәйле төп мәсьәләләрне атады. Бу хакта ул «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы кысасында узган сессиядә әйтте.
"Беренчедән, Россиянең хокукый кыры турында тулаем мәгълүмат аз. Бүген кытайлылар безгә җир кишәрлеген милеккә нинди шартларда сатып алырга мөмкин, инвестиция җәлеп иткән өчен билгеле бер статус яки Россия гражданлыгы биреләме, кебек сораулар белән мөрәҗәгать итә", - диде ул.
Моннан тыш, Талия Миңнуллина әйтүенчә, Кытай инвесторлары дәүләт гарантияләре алырга тели. «Бездә әлеге гарантияләрне адырга мөмкин булган механизмнар, шактый кызыклы шартлар бар. Әйе, бәлки, моны эшләү җиңел түгелдер, әмма мөмкин", - дип ассызыклады ул.
Сессиядә хәбәр итүләренчә, тагын бер кыенлык бюджет йөкләмәләрен озак вакытка фаразлау белән бәйле. "Бездә бюджет өч елга кабул ителә. Кытайлар сораганча биш, ун, унбиш елга гарантия бирә алмыйбыз. Мондый җаваплылыкны алырга мөмкин, ләкин соңыннан без бу йөкләмәләрне ни дәрәҗәдә үти алачакбыз? Ә Кытай инвесторлары көтә", - диде Талия Миңнуллина.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Россиядә Кытай эшмәкәрләренең эш нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк карарлар һәм тәкъдимнәр булдырырга тәкъдим итте. "Эш хәзер гамәлдә булган законнарны ничектер үзгәртүдә дә түгел. Әмма безгә бүген булган хокукый кырда булса да нәтиҗәле итеп эшләргә өйрәнергә", - диде ул.
Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Ворона законнарны үзгәртү буенча кирәкле төкъдимнәр белән чыгарга әзер булуын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез