Ризык белән генә чикләнми
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында хәләл ризык сыйфаты турында сөйләштеләр.
– Хәләл яшәү рәвеше дигәндә, без күпчелек очракта ризыкны гына күз алдына китерәбез. Кемдер әзерли, кемдер эшкәртә, кемдер сата. Ләкин бу әле бер өлеше генә. Хәләл яшәү рәвеше дигәндә, без бөтен юнәлешләрне дә колачларга тиеш, – диде ул.
Ул ризык куркынычсызлыгының бик мөһим булуын ассызыклады. Татарстан үзенә кирәкле барлык товарны да җитәрлек дәрәҗәдә җитештерә һәм әле сатарга да кала.
– Шуңа күрә безгә аны сату мәсьәләсе тора. Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә. Бу очракта хәләл продукция безгә зур мөмкинлекләр ача. Татарстанның танылган сыйфат билгесе бар, безнең продукцияне таныйлар, беләләр. Хәтта башка милләт вәкилләре дә аны сыйфатлы булуына ышанып сайлый. Әлеге мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Хәләл продукциянең үз таләпләре бар, әлбәттә, ләкин безнең эшмәкәрләр бизнес үсешенең киләчәген нәкъ менә хәләл продукция җитештерүдә күрергә тиеш, – диде ул.
Һәр ялтыраган алтын түгел
Ләкин болар белән беррәттән хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр дә бар. Аларның беренчесе һәм иң зуры – «Хәләл» тамгасын теләсә ничек куллану. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитеты рәисе Аббас Шляпошников китергән мәгълүматлар буенча, 2024 елда уздырылган анализ нәтиҗәләре Казандагы үзләрен «хәләл» дип таныткан җәмәгать туклануы предприятиеләренең нибары 25 процентының гына тиешле сертификаты барлыгын күрсәткән. Бу исә бөтен системага ышанычны киметә. 2023–2024 елларда комитет «хәләл» тамгасын законсыз куллануга бәйле унөч мөрәҗәгать кабул иткән.
– Татарстанда предприятиеләрне тиешле тикшерүләр үткәрмичә генә сертификацияли торган унбиш оешма булу бигрәк тә нык борчый. Бу логистика мәсьәләсендә зур кыенлыклар тудыра. Күзәтүнең бердәм системасы булмау хәләл һәм хәләл булмаган продукциянең буталуына китерергә мөмкин. Бу проблема бигрәк тә балалар ризыкларына кагыла, чөнки аларда чимал сыйфатына булган таләпләр дини яктан гына түгел, санитар стандартларга да туры килергә тиеш. Җитештерүне тиешенчә контрольдә тотып булмаганлыктан, ризыкларда ярамаган ингредиентлар кулланырга мөмкиннәр, бу исә яшь буынның сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый, – ди Аббас Шляпошников.
Алдану
Васил Шәйхразыев фикеренчә, җитештерүчеләр ялгышырга һәм үзләрен алдарга тиеш түгел. Моны ул ипи мисалында әйтеп күрсәтте.
– Ипи «хәләл» кануннары буенча пешерелгән, ди. Ләкин кибет киштәсендә ул дуңгыз ите кулланылып эшләнгән бутерброд янында тора икән инде, хәләл булып саналмый. Документларда хәләл дип язылса да, чынлыкта бу дөреслеккә туры килми. Ашханәләргә бик күп ярымфабрикатларны хәләл сертификаты белән җибәрәләр, ләкин монда аларны бөтен ризыклар белән бергә куялар икән, бу инде хәләл түгел. Үзебезне алдарга кирәкми, – диде җитәкче.
Шул ук вакытта, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Рыбаченок әйтүенчә, «хәләл» стандарты буенча эшләүче зур предприятиеләрдә җитешсезлекләр азрак очрый башлаган.
– Элек без әзер продукциядә башка чимал ДНКсын таба идек. Әйтик, маркировкада «олы мал ите» дип язылса да, чынлыкта тавык яки тагын да куркынычрак ит ДНКсы килеп чыга иде. Соңгы вакытта мондый очраклар күпкә сирәгәйде, – диде ул.
Аның сүзләренчә, ел саен Роспотребнадзор 80 мең азыкны пробага алып тикшерә, шул исәптән хәләл продуктларны да.
– Анализлар соңгы ике елда хәләл маркировкалы 19 пробада патоген микроорганизмнар (шул исәптән сальмонелла) барлыгын күрсәтте. Бу ризыкны әзерләгәндә технологик таләпләрнең үтәлмәвен күрсәтә. Шулай ук тиешле таләпләргә җавап бирмәгән кондитер ризыклары да сатудан алынды, – диде Татьяна Рыбаченок.
Моннан тыш, Роспотребнадзор «хәләл» маркировкасы булып та, үз продукциясенең ислам кануннарына туры килүен дәлилли алмаган җитештерүчеләргә чикләүләр куя ала. Хәләл сертификат булмау техник регламент таләпләрен бозу дип кабул ителеп, штраф салынырга мөмкинлеген әйтте Татьяна Рыбаченок.
Хәләл туклану
Соңгы елларда сәнәгать предприятиеләрендә дә хәләл туклануны оештыруга зур әһәмият бирә башладылар. «КАМАЗ», «Татнефть» җәмгыятьләре, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы кебек зур оешмаларда мөселман кануннары буенча яшәүче меңләгән хезмәткәр эшли. Әйтик, бүген популяр булган федераль кибетләр челтәренә әзер ризыклар әзерли торган оешма генераль директоры Рәмис Әхмәдуллин Татарстандагы предприятие хезмәткәрләрен дә кайнар ризык белән тәэмин итү турында уйлый.
– Без хәләл системасын 2022 елда үстерә башладык. «Яшел Үзән» сәнәгать паркы территориясендә бөтен төр әзер хәләл ризыклар әзерлибез. Һәм аларны федераль кибетләр челтәрләрендә сатабыз. Соңгы елларда әзер ризыклар базары ел саен 30–40 процентка үсә. Сорау зур һәм алга таба ул артачак кына. Предприятиеләрдәге хезмәткәр турында сөйләгәндә, бүген без актив рәвештә корпоратив туклану буенча эшлибез. Беренче чиратта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге зур предприятие хезмәткәрләрен кайнар хәләл ризык белән тәэмин итәбез. Киләчәктә республика оешмалары белән хезмәттәшлек итүне дә перспективалы дип саныйбыз, – ди Рәмис Әхмәдуллин.
Максат – 40 млн доллар
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сүзләренчә, 2024 елда республикада җитештерелгән 14 млн долларлык хәләл ризык читкә чыгарылган. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 21,7 процентка күбрәк.
– Ә быел инде унбер айда чит илләргә 38 млн долларлык продукция саттык. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 40 млн долларга җиткерү бурычын куйдык, – диде ул.
Гомумән алганда, Татарстанда бер меңләп тирәсе эшкәртщ торган предприятие бар. Аларның якынча 300 е «хәләл» сертификат алган. Ләкин нибары 20 се генә үз товарларын чит илгә чыгара. Бездә җитештерелгән хәләл ит һәм сөт продуктларын, кондитер ризыкларын Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Индонезия, Катар, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Кытай һәм башка илләргә саталар. Рөстәм Гайнуллов әйтүенчә, хәләл продукция сату ел саен 10–15 процентка артып бара. Ул шулай ук 2030 елга кадәр федераль үзәкнең хәләл продукция сатуны 898 миллион долларга җиткерү бурычын куюны да искә төшерде.
– Бу юнәлештә бергәләп эшләргә, яңа предприятиеләрне җәлеп итәргә кирәк. Безнең алда яңа җитештерү куәтен арттырып, башка дәрәҗәгә чыгу бурычы тора, – диде министр урынбасары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез