Җиләк котыртсамы?
Актаныш районында яшәүче Дәлия Минһаҗеваның бу көннәрдә, мәш килеп, каен җиләге җыеп йөргән чагы. Күбрәк һәр сукмагы балачактан ук таныш булган урманнарга бара икән.
– Туган авылым Яңа Балтачка кайткач, әни белән урманга барган идек. Карасак, бар җирдә изрәп җиләк пешкән. Моңа ун көн бар инде. Уйнап кына тотынган җирдән берәр банканы тутырдык. 85 яшьлек әнием дә калышмый. Барган саен берәр чиләк җиләк җыеп кайтабыз. Интернетка куйгач, сатыгыз әле, дип сораучылар да бар. Бәясен дә арзанга тәкъдим итмиләр. Гаиләбез зур, үзебездән артмый. Бер кат туйганчы ашыйбыз да аннан шикәр комы белән туглап, туңдыргычка тыгып куям. Кышка җитәрлек запас була. Җир җиләге дә пешкән инде, – ди 59 яшьлек Дәлия ханым.
Хезмәттәшебез Рәзинә Сәлахиева да сахраларда йөреп, җиләк җыеп кайтырга өлгерде инде.
– Безнең үзебез генә белгән, берничә ел рәттән бара торган урын бар. Анда иртән таң белән үк чыгып китәбез. Сәгать 5 тә Биектау районындагы болында булабыз инде. Иптәш кызларыбызны да ияртәбез. Кызганыч, ул урыннарга йортлар сала башлаганнар. Тагын берничә елдан безнең җиләклегебез калмас инде. Җиләкне әле кайтып җиткәнче үк сатабыз. Сораучылар күп. Былтыр биш литрлы бер чиләк каен җиләген 4 әр мең сумга алучылар да булды. Майонез чиләгендәгесенең бәясе мең сумнан артык, – ди ул. – Җиләк җыю үзе бер рәхәт. Без кыш буе җыярга барырга хыялланып ятабыз. Бер чир инде ул. Җиләк кирәклектән дә түгел.
Тагын бер журналист – Рания Сабированың да җиләктән кайтып кермәвен ишеткәч, аның да хәлен белештек. «Кулым буш түгел әле, иртәгә хәбәрләшербез», – диде. Иртәгәне көтәргә туры килде шулай.
– Җиләк җыярга балачактан яратам. Әбиемнең Питрәч районындагы авылында каен җиләге үсми, күбрәк җир җиләге җыя идек. Берничә ел элек Биектау районында җиләкле урын таптык, һәр җәйне гаиләм белән шунда йөрибез, – ди Рания Сабирова.

Аның әйтүенчә, былтыр җир җиләге бик күп булган: кайнатмага да, туңдыргычта катырып куярга да, шулай ук таныш-белешләргә сатарга да җиткән. Тәмләп ашарга барысы да ярата, ә җыярга теләүчеләр юк, шуңа күрә сатып алучылар күп булган.
– Минем өчен җиләк җыю – үзенә күрә бер медитация. Табигать кочагында, кошлар сайравын тыңлап, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта, саф һава сулап. Бу – эш көннәреннән аерылып, ял итеп алу өчен менә дигән мөмкинлек, – ди Рания. – Быел әле ике генә тапкыр бардым. Каен җиләге өлгерде, уңышы яхшы, җыю рәхәт. Кышка туңдырырга планлаштырам, чәй эчкәндә ашарбыз. Миңа каен җиләге аны озак итеп чистартып, эшкәртеп утырасы булмаганга ошый. Мәшәкате аз. Кемдер җыярга теләми, әзерне генә сатып алырга ярата. Игълан сайтларында төрле тәкъдимнәр күп, бәяләр бер литр өчен 900–1000 сум тирәсендә.
Чирмешән якларында җиләк пешкәнме икән әле?
– Печән чаба торган урында яшь каенлык бар. Шуннан авыл халкы башка елларда каен җиләге җыя иде. Быел печән карарга барган идек, җиләккә дә юлыктык. Бераз җыйдым, фотоларга да төшердем. Еланнар бар, диләр. Очраганы юк үзе. Теләсәм дә, барып булмый әле. Лагерьга йөрүче балаларга ашарга пешерәм. Кызлар кайткач, ничек тә бер вакыт табып барырбыз әле. Витамины күп, файдалы бит ул. Җыеп каласы иде, – ди Чирмешәннең Иске Кади авылында яшәүче Галия апа Хәмидуллина.
Арча районының Илдус авылында каен җиләге пешмәгән әле. Әмма көтәләр инде.
– Кешенең бер майонез чиләге җиләкне 1 әр мең сумга сатуына исем китә. Бәясе бигрәк кыйммәт инде. Бер кило да юктыр ул. Чит илдән кайткан, бер мәртәбә авыз итеп карамаган җиләк-җимешнең хакы да алай тормый бит. Бакчада виктория дә үстерәбез. Сатканыбыз юк, – ди җиде бала анасы Гөлгенә апа Хәбибрахманова.
Баеп та була
Балык Бистәсе районының Шестая Речка авылында яшәүче Елена Осина җиләк саткан акчага ике катлы йорт та төзегән, машина да алган. Күз алдына китерәсезме, моның өчен басу-кырдан кайтып кермәскә кирәктер. Соңгы елларда акчаны болай көрәргә вакыты юк икән. Ягулык салу станциясенә эшкә урнашкан. Улы армиядә булгач, өендәге эшен дә карыйсы бар.
– Мин быел бер тапкыр гына барып кайттым. Өч сәгатьтә 3 литрлы чиләкне тутырдым. Җитез булгач, авырлыгын сизмим. Җиләк бар үзе. Урман эчендәгесе чәчәктә утыра әле. Июльдә генә өлгерәчәк. Менә анда черки күп булгач, җыю бик җайсыз. Җир җиләгенең бөресе күп. Әле анысы җитешергә иртәрәк. Иренмәсәң, рәхәтләнеп акча эшләргә була. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, – ди ул.
Егетләр җиләк үстерә
Болында бил бөгәргә иренгәннәргә без виктория дип атарга күнеккән бакча җиләге бар. Кемнәрдер базардагы җиләкне алырга ашыкмаса да, авылда үз хуҗалыгында үстергәннәрнекенә сорау бар. Бер тәмен белгән кеше, икенче, өченче чиләгенә дә заказ бирә. Менә шулай ия дә табыла.
Виктория үстерүче фермер егетләрдән уңыш сере турында сораштык. Балтач районының Сосна авылында яшәүче яшь эшмәкәр Инсаф Ибраһимов ярты гектар мәйданда – виктория, 1 гектарда кура җиләге үстерә. Узган ел кара бөрлегән (ежевика) да утырткан, анысың уңышы киләсе елда булыр, дип көтә.
– Виктория җиләген сата башладык инде. Әлегә район халкына гына тәкъдим итәбез. Элек аны ике гектар мәйданда үстергән идем, хәзер киметтем. Җитешеп булмый. Яшьләр клубын да җитәкли башладым бит. Җиләкчелек эшен «Агростартап» программасы буенча башлап җибәргән идем. Аның вакыты бетте инде, хәзер барысын да үз акчама башкарам,– ди Инсаф. – Узган ел кура җиләген җыеп өлгерә алмагач, теләге булганнарның үзләреннән дә җыйдырттык. Әйбәт кенә эшләделәр. Арчадан да кеше күп килде. 300 кило җыеп, Чаллыга да илттем.
Викторияне әлегә 400 сумнан сата Инсаф. Күршедәге Мари Элдан керә башлагач, бәясен 300–350 сумга төшерергә туры киләчәк. «Уңышы – елга карап. Һава торышы әйбәт килсә, яхшы була. Коры ел килсә дә, безгә зыяны юк. Ни өчен дигәндә, суны үзебез сиптерәбез бит», – ди ул.
Әлки районында балаларга физика укыткан Айдар Абдуллин басуда җиләк үстерү тәртибен дә яхшы белә. Сезонны бер атна элек башлаганнар.
– Әле менә бүген укучыларым имтихан тапшырды. Җиңел сулап куйдым. Моңа кадәр басуда иртәдән кичкә кадәр виктория җиләге җыйдык. Эштән арынып тору өчен, бакчачылык – үзе бер ял инде ул, – ди Айдар. – Вазгыять ел да бер дигәндәй. Бәяләр һаман шул ук, әллә ни үзгәрми. Кибеттәгесе исә артып тора бит. Кул көче белән үстергән бит бу. Берәр атна элек 700 сумнан сата башлаган идек. Өч килосын – 600әр, бишне алсаң, 300әр сумга бирәбез. Җиләкне үзебез җыябыз. Әти-әни, әби-бабай да булыша. Чит кешене кертсәң, әллә нәрсә дә җыеп куярга мөмкин. Сыйфатын югалтасы, сатып алучының ышанычын киметәсе килми. Көнгә 100–150 кило җыйгалыйбыз. Элек кеше җиләкне күбрәк ала иде. Хәзер сайлап алу мөмкинлеге күп димме соң. Әмма үстерсәң, табышы бар. Хезмәте бик авыр: гел кул белән эшлисе, үстерергә, җыярга, гел бил бөгәргә. Әй, үсәр әле бер, дип кенә булмый. Җиренә җиткереп эшләргә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез