Татарстан башкаласында ел саен уздырыла торган «Тәмле Казан» гастрономия фестиваленең урынын һәм вакытын билгеләделәр - быел чара 13 һәм 14 июльдә узачак. Бу хакта мэрия сайтында чыккан документлар һәм хокукый актлар электрон җыентыгында бастырылган карарда хәбәр ителә.
Кушымта нигезендә, 2024 елда фестиваль өчен бер – «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкны биргәннәр. Узган ел кунакларны шулай ук Казан Кремлендәге мәйданчыкта да кабул иткәннәр иде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясенә тышкы төзекләндерү комитеты һәм шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе белән фестивальне уздыру вакытында «Казан» янындагы территорияне җыештыруны оештырырга йөкләде. Чара иртәнге сәгать 11дән кичке сәгать 9га кадәр барачак.
Моннан тыш, «Водоканал» МУП өзлексез су белән тәэмин итәргә, ә Торак-коммуналь хуҗалык комитетына чүп-чар чыгаруны оештыруда ярдәм күрсәтергә кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез