Газетага язылу

Таможня хезмәткәрләре Мәскәүдәге фатир бәясе торган сумкаларга юлыккан

Кыйммәтле товар хуҗасына ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм калу яный.

Калининградта таможня хезмәткәрләре законсыз кертелгән брендлы 10 сумкага (гомуми бәясе – 23 миллион сум) тап булган. Бу хәл Мамонтово-2 кертү-үткәрү пунктында килеп чыккан. Германиядән бер хатын-кыз чемоданында, кием-салымы астына яшереп, Франциянең танылган мода йортларында тегелгән сумкаларны илгә кертмәкче булган. Әмма кыйммәтле әйберләр кертү турында таможня декларациясе тутыруны кирәк дип тапмаган. Бу хакта “KazanFirst” Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Тоткарланган хатын-кыз сумкаларны һәркайсын 100әр еврога Германиядән сатып алганлыгын әйткән. Ләкин экспертиза ун сумка арасыннан тугызының – брендлы, бары тик берсенең генә “ялган” булуын раслаган. Ул шушы товары өчен таможняга 8 миллион сумнан артыграк түләргә тиеш булган.

Хатын-кызга зур күләмдә таможня түләвеннән качу турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа ике елга ирегеннән мәхрүм калу яный. Хатын-кыздан алынган кыйммәтле сумкалар таможня органнарына саклауга тапшырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре