Үтерү турында җинаять эше аеруча авыр җинаятьләрне ачу бүлегенә тапшырылган.
Казанда танк училищесы башлыгының элекке урынбасары Валерий Хахинны рәхимсез төстә үтерүнең котчыкмалы нечкәлекләре турында мәгълүматлар пәйда булган. Хахинны узган якшәмбе – 8 сентябрьдә Казанның Япеев урамындагы 19нчы йортта урнашкан фатирында пычак белән чәнчеп үтергәннәр.
“KazanFirst” үз чыганагы мәгълүматларына таянып язганча, мәрхүмнең хатыны кичен полициягә мөрәҗәгать иткән. Көндез үз эшләре белән чыгып киткән, кайткач, ачкычы белән фатир ишеген ача алмаган. Шунда ул хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чактырткан. Полиция да ишекне ача алмагач, МЧС хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән. Коткаручылар, ишекне кисеп, фатирга кергән.
Фатир эчендә училище башлыгының элекке урынбасары хатыны һәм хокук сакчылары коточкыч күренешкә – Валерий Хахинның келәмгә төрелгән кан эчендәге мәетенә тап булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аны пычак белән кадап үтергәннәр.
Басма чыганагы мәгълүматлары буенча, йортта видеокүзәтү камералары булган. Әмма Казан үзәгендәге элиталы йортта яшәүчеләр күптән түгел генә видеокүзәтү системасыннан баш тарткан. Шуңа күрә видеоязмалар юк.
Җинаять эше кузгатылган. Ул аеруча авыр җинаятьләрне ачу бүлегендә тикшереләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез