Кичә, Халыкара театр көнендә Камал театрының яңа бинасында «Тантана» республика театр премиясен тапшырдылар. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.
«Дебют»:
Илназ Шакирҗанов (Әтнә театрының «Тәкъдим» спектаклендә Иван Ломов роле өчен);
Эльмира Минһаҗева (Яшел Үзән музыкаль театрының «Мертвые души» спектаклендә Лизонька роле өчен).
«Курчак театрының иң яхшы актёры»:
Эльвира Гыйлемханова («Әкият» курчак театрының «Анам кыры» спектаклендәге роле өчен).
«Иң яхшы эпизодик рольне башкарган актер»:
Рафыйк Каюмов (Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» спектаклендә Гайфи роле өчен)
«Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкарган актриса»:
Альбина Гайзуллина (Кариев театрының «Куркак батыр» спектаклендә Ана роле өчен).
«Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкарган актер»:
Илфат Әскәров (Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» спектаклендәге Хәлил Фәтхиевич роле өчен).
«Иң яхшы актерлар ансамбле»:
«Картотека» спектакле («Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фонды (MON театр мәйданчыгы).
«Музыкаль спектакльдә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) иң яхшы рольне башкарган актер»:
Венера Протасова (Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Кармен» спектаклендәге роле өчен).
«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»:
Михаил Тимаев (Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектаклендәге роле өчен);
Мария һәм Марсель Нуриевлар («Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (MON театр мәйданчыгы) «Soul Kitchen» спектакле өчен).
«Сезон дәвамында ирешкән уңышлар өчен»
Сергей Рябинин («Әкият» курчак театрының баш рәссамы).
«Эксперимент»
Түбән Кама яшь тамашачы театрының «Гробовщик» спектакле;
Әлмәт театрының «Йорт» спектакле.
«Хатын-кыз ролен иң яхшы башкарган актриса»:
Ләйсән Гатауллина (Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Әлфия роле өчен);
Резедә Сәләхова (Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектаклендә Шәрифә роле өчен).
«Ир-ат ролен иң яхшы башкарган актер»:
Эмиль Талипов (Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектаклендә Габдулла Тукай роле өчен).
«Балалар өчен иң яхшы спектакль»:
«Господин Скороходов» (Чаллы курчак театры).
«Иң яхшы музыкаль спектакль»:
«Грек Зорба» (Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының спектакле).
«Кече формадагы иң яхшы спектакль»:
«Казанга Тукай кайткан» (Камал театры).
«Зур формадагы иң яхшы спектакль»
«Анам кыры» («Әкият» курчак театры).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез