Газетага язылу

Танылган актриса 42 яшендә яман чирдән вафат булган

“Любка” фильмында уйнаган Анастасия Городенцеваның гомере өзелгән. “Любка” фильмындагы роле буенча халыкка танылган артист Анастасия Городенцева 43нче яшендә бакыйлыкка күчкән.

Бу хакта “aif.ru” яза. Артист инде узган елның июлендә үк мәңгелек йортка китсә дә, бу хакта әле генә хәбәр итәргә булганнар. Актрисаны белүчеләр “aif.ru” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, Городенцева соңгы елларда яман шеш белән авырган. Анастасия Городенцева 2009 елда чыккан “Любка” фильмында төп рольне уйнаганнан соң танылып киткән. Ул шулай ук “Люба, дети и завод”,  “Отец”, “Подъем с глубины” кебек фильмнарда төрле рольләрне уйнаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре