Газетага язылу

Танылган футболчы дустының йорты тәрәзәсеннән егылып үлгән

Футболчы Лайонел Адамсның мәете кичә, 14 гыйнварда, Мәскәү астындагы Звенигородта күпкатлы йорт яныда табылган.

Спортчының үлеменә күпсанлы җәрәхәтләр сәбәп булган. SHOT хәбәр иткәнчә, спортчы ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. 31 яшьлек спортчы Ялтаның «Рубин» комадасының элеккеге футболчысы Тимур Магомедовта кунакта булганлыгы билгеләп үтелә. Лайонел Адамс ЦСКА яшьләр командасы, Красноярскның «Ениисей», Чаллының «КАМАЗ» һәм Казахстан, Белоруссия һәм Испания клублары өчен уйнаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре