2017 елны «Вице-Мисс Россия» титулы яулаган һәм шул ук елны «Мисс Вселенная» халыкара конкурсында катнашкан 30 яшьлек модель Ксения Александрова коточкыч автомобиль һәлакәтенә очрап гомере өзелгән.
Фаҗига турындагы мәгълүматны аның хезмәттәшләре һәм якыннары раслаган һәм бу турыдагы хәбәрләр социаль челтәрләрдә дә пәйда булды.
"Российская Газета" хәбәр иткәнчә, һәлакәт июльдә Тверь өлкәсендә булган. Александрова утырган машина кинәт юлга йөгереп чыккан поши белән бәрелешкән. Хайван алгы тәрәзәне тишкән һәм модель авыр җәрәхәтләр алган. Баш сөяге-мие җәрәхәте белән Ксенияне ашыгыч рәвештә Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтының реанимация бүлегенә китерәләр. Табибларның тырышлыгына һәм барлык кирәкле медицина чараларын уздыруга карамастан, яшь хатынның гомерен саклап кала алмыйлар, 12 августта ул вафат була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез