Газетага язылу

Танылган халык артисты вафат булган

Россиянең халык артисты Вера Алентова 84 нче яшендә вафат булган. Бу хакта «РИА Новости» Пушкин исемендәге театр сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.

«Зур кайгыга дучар булдык... Вера Валентиновна Алентова арабыздан мәңгегә китте. Ул Пушкин театрында 60 ел хезмәт итте», – диелгән театр сайтындагы хәбәрдә.

Мәрхүмә белән хушлашу вакыты һәм урыны турында театрның рәсми сайтында өстәмә  хәбәр ителәчәк.

Вера Алентова «Москва слезам не верит», «Завтра была война», «Ширли-Мырли» кебек фильмнарындагы рольләре белән тамашачылар күңеленә кереп калды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре