Танылган җырчы вафат булган

Россия һәм Белоруссиянең халык артисты, легендар “Фантазер” җырын башкаручы Ярослав Евдокимов, озакка сузылган каты авырудан соң, бүген иртән вафат булган. Кайгылы хәбәрне, артистның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә, җырчының хатыны хәбәр иткән. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Җырчы, үзеннән бик бай иҗади мирас калдырып, 78 яшендә бакыйлыкка күчкән. Мәрхүмнең хатыны артистның иҗатын сөючеләргә соңгы еллардагы ярдәмнәре һәм иҗатына тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдергән.

Ярослав Евдокимов “Песня-85” фестивалендә “Майский вальс” җырын башкарганнан соң ил күләмендә танылган. “Фантазер” җыры аның чын мәгънәсендә визит карточкасына әйләнгән. 2020 елларда җырга икенче “сулыш” өрелеп, тыңлаучыларның яңа буынын җәлеп иткән.

Артист гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗатына тугры калып, концертлар белән чыгышлар ясаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре