Җырчы Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
«Дуслар, моңа кадәр телефоным булмады. Хастаханәдә ятам әле. Телефонга меңләгән смслар килгән. Хәлләремне сорашканнар, тамашачыларым борчыла. Сәхнәдәшләр, Татарстан, Башкортстан артистлары шалтыратып, ярдәм кирәкме, дип торалар. Барыгызга да, дусларыма, туганнарыма, коллегаларыма зур рәхмәт.
Минем белән барысы да әйбәт, Аллага шөкер, дуслар. Таза булыгыз, үзегезне саклагыз. Бергә булыйк, әле концертларда очрашырбыз», – дип сөйләгән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез