Танылган җырчының улы авариягә эләккән: "Гаеп үзендә түгел"

Җырчы Искан – Искәндәр Шакиров юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе сөйләгән, дип яза «Tatnews tatar» телеграм-каналы.

Авария 11 майда иртәнге сәгать 5тә Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре арасындагы трассада була. Артистның машинасы 3 машинаны эләктергән һәм ягулык салу станциясенең реклама щитына бәрелгән. Искан һәм аның дусты Римма авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә китерелгән. Аларга операцияләр ясаганнар, берничә тәүлек реанимациядә үткәргәннәр. Хәзер алар даими дәвалау палаталарында тернәкләнә икән.

"Интертат" бу хакта җырчының әтисе - Җәвит Шакиров белән сөйләшкән.

Җәвит абый, социаль челтәрләрдә улыгызның юл-транспорт һәләкәтенә эләгүе турында хәбәр таралды. Бу – дөрес сүзләрме?

Әйе, таксист йоклап китү сәбәпле, шундый начарлык эшләп алды. Хәзер барысы да яхшы.

Хәзерге вакытта үзенең хәле ничек?

Хәле яхшы. Барысы да тәртиптә, Аллаһка шөкер. Хәзер инде алып кайталар.

Машинада үзе генә булмаган, диләр?

Әйе, үзе генә түгел, бер дустының кызы белән иде. Хәзер иң мөһиме – терелергә. Сәламәтләнергә тиеш инде, Алла боерса.

Авария кайсы җирдә булган?

Бу – Яр Чаллыны чыккан җирдә.

Юл-транспорт һәлакәте таксист аркасында килеп чыккан, дисез инде?

Әйе, таксист йоклап китү сәбәпле. Үзе гаепле түгел.

Җәвит Шакиров беренче ярдәм күрсәтүләре өчен Алабуга хастаханәсе хезмәткәрләренә һәм Яр Чаллы хастаханәсенә зур рәхмәтләрен җиткерде. «Барлык мөмкинчелекләрен кулланып, иң югары дәрәҗәдәге ярдәм күрсәттеләр», – диде ул «Интертат»ка.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре