Трамп тарифлары исемлегендә Россия юк. Вашингтон моны Мәскәү белән сөйләшүләр бару сәбәпле дип аңлатты. Чынлап та, башында Россиянең Турыдан-туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев торган делегация бу болгавыр көннәрдә визит белән Вашингтонда иде. Дмитриев Трамп гаиләсе белән дусларча мөнәсәбәттә, шуңа күрә Мәскәүдә бу визитка аерым өметләр багланды.
Ике яклы сөйләшүләр ике мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде: а) Россиядән санкцияләрнең бер өлеше алынуны; б) Украина конфликтын төгәлләнү сызыгына чыгаруны. Дмитриев традиция буенча очрашуны яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләнде дип бәяләсә дә, тегесе дә, монысы да юк. Визитның әллә ни зур уңышка ирешә алмавын тагын бер нәрсә күрсәтә: Трамп үткән атнада Путин белән телефоннан сөйләшергә тиеш иде, контакт булмады. Трамп киңәшчеләре аны, бу сөйләшүнең файдасы юк, дип тыйдылар дигән хәбәр таралды.
Россия белән АКШ арасында сәүдә бик кечкенә, черки томшыгы кадәр генә, шуңа күрә тарифлар кертелсә дә, әллә ни зур югалту булмас иде. Глобаль сәүдәнең астын өскә китерү Россия өчен моңарчы кертелгән барлык санкцияләрдән дә куркынычрак. Санкцияләр дигәннән, дүшәмбе иртәсендә Дәүләт департаментынан: «Вашинтон, прогресс булмаса, РФга каршы потенциаль санкцияләр әзерли», – дигән өр-яңа хәбәр килеп иреште. Нефть бәясенең 63 долларга кадәр төшүе Россия икътисадына 15 миллиард долларлык югалту китерде, ди белгечләр. Россия нефте «Urals»ның 12 доллар тирәсе дисконт белән сатылуын истә тотарга кирәк. Түбәнәю дәвам итсә һәм озак сроклы булса, Россия өчен авыр чор башланачак. Аналитиклар тагын бер нәрсәне искәртә: башка илләр бәя түбәнәюне кара алтын чыгаруны арттырып компенсацияләячәк, безнең андый мөмкинлек юк.
Агымдагы вазгыятьтә дә хәл җиңел түгел. АвтоВАЗ җитәкчелеге белдергәнчә, автомобиль базары мартта 44,4 процентка тарайган. Тольяттидагы заводны туктату турында сүзләр ишетелгәли. Өстәмә сменалар бетерелгән, эшчеләрнең майда ял итүе ихтимал икән.
Яңа йортлар төзү ил буенча – 24 процентка, Мәскәүдә 51 процентка түбәнәйгән. Мәскәү фонд биржасы 1998 елгы кризиска карганда да ныграк темплар белән түбәнгә оча.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез