Газетага язылу

Тарихта беренче тапкыр Айның кире ягыннан туфрак алганнар

Кытайның “Чанъэ-6” зонды тарихта беренче тапкыр Айның кире ягыннан туфрак үрнәге җыеп, иярчен өслегеннән Җиргә таба юл тоткан. Бу хакта “Новые Известия” Кытайның космик идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

“4 июньдә 7:38 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 2:38) “Чанъэ-6” аппараты Ай туфрагы үрнәкләре белән Айның кире ягыннан очты. Двигателе, 6 минут чамасы эшләгәч, аппаратны Ай тирәсендәге орбитага чыгарды”, – дип белдерелгән космик идарәдә.

Исегезгә төшерәбез: “Чанъэ-6” 2 июнь көнне Айның кире ягына төшеп утырган. Ул Җир иярчененең иң зур һәм иң танылган кратерына – Көньяк полюс- Эйткен бассейнына төшкән. Зонд роботлашкан кулы һәм махсус борау ярдәмендә Ай өслегеннән туфрак алган.

КХРның Айны тикшерү буенча 6нчы миссиясе икән инде бу. Кытай 2020 елда “Чанъэ-5” тикшеренүе кысасында Айның күренә торган ягыннан туфрак үрнәкләре алып кайткан. Соңгы тапкыр Советлар Союзы чорында “Луна-24” кысасында Җиргә Ай туфрагы алып кайтылган булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре