Бүген Казанның Пляж волейболы үзәгендә унберенче тапкыр татар телендә эшләүче радио хезмәткәрләре арасында пляж волейболының турниры узды. Быел турнирны узган елның җиңүчесе «Тәртип» радиосы оештырды, дип яза «Татар-информ».
Ярышта быел алты команда – «Татар радиосы», «Болгар», «Күңел», «Тәртип», «Татарстан» радиолары һәм Түбән Новгород татарлары өчен эшли торган «Сергач.Татар радиосы» көч сынашты. Тагын бер команда «Радио легендасы» дип атала, биредә төрле елларда радиода эшләп киткән кешеләрдән команда тупланган иде. Түбән Новгородтан «Сергач. Татар радиосы» катнашуы быелгы турнирга беренче мәртәбә Россия күләменә чыгу мөмкинлеге бирде. Уенның кагыйдәләре бераз үзгәртелгән: пляж волейболында 2 генә кеше уйнаса, биредә 5 кешедән торган командалар көч сынашты. Оештыручылар аңлатуынча, үзгәртүләр кертү уйнаучыларның тиешле физик әзерлек дәрәҗәсенә ия булмаулары белән дә бәйле.
«Быел турнир Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды, ягъни «тыныч тормышның кадерен белеп, шөкер итеп яшәргә язсын» дигән ният белән эшлибез», – диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Җиңүчеләр исемлеге:
1 урын – «Сергач.Татар радиосы»;
2 урын – «Татарстан» радиосы;
3 урын – «Тәртип» радиосы;
4 урын – «Болгар» радиосы.
Беренче урынны яулаучы командага кубок һәм киләсе елга бәйгене оештыру хокукы бирелде. Калган командалар дипломнар белән бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез