Россиядә зур товарларга тартма ясау өчен катыргы җитештерүче предприятиеләр продукция җитештерүне киметергә карар иткән. Быел катыргы эшләп чыгару күләме 25 процентка кимиячәк. Бу хакта РБК яза.
Макулатура эшкәртүчеләр лигасы генераль директоры Андрей Гурьянов әйтүенчә, тартмалар ясауда кулланыла торган катыргыга ихтыяҗның кимүенә бәйле бу: февраль ахырыннан ихтыяҗ аена 112-134 тоннага (чама белән 25-30 процентка) төшкән.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, катыргының әлеге төрен эшләп чыгаручы предприятиеләр җитештерү темпын киметсә дә, берсе дә эштән туктамаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез