Газетага язылу

Ташлама... базарны: «ВТ» журналисты сатучылар һәм алучылар белән сөйләшеп кайтты

Киемнән күп әйбер юк!

Ташлама... базарны: «ВТ» журналисты сатучылар һәм алучылар белән сөйләшеп кайтты

Ә шулай да каядыр бара башласак, башлар ката. Нәрсә киясе? Хәзерге заман баласына кешедән калганны кидерәм димә. Без генә ул шәһәрдән кайткан бер үлчәмгә зур һәр иске күлмәкне мең рәхмәт әйтеп кия идек. Ә инде әти-әниләрнең елга бер «Вьетнам» базарына алып барып киендерүләре бөтенләй чит илгә сәяхәткә тиң иде! Базарлар бүген дә шул укмы? Йөрүчеләр бармы? «ВТ» журналисты сатучылар һәм алучылар белән сөйләшеп кайтты.

«Алтын»

Бу базарда гел кеше. Атнаның кайсы көнендә барсаң да, машина куярга урын табып булмый. Баксаң, Арча, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара якларында яшәүчеләрнең күбесе монда йөри икән. Юл өсте булуы да уңайлы. Иртән йомыш белән Казанга киләсең дә, базарны әйләнеп, электричка, автобуска утырып кайтып та китәсең.

Нәфисә апа биредә күп еллар сата. Ике көн элек 64 яшен тутырган. Урыны зур түгел. Аренда өчен бер айга 25 мең сум түлим, ди.

– Күп еллар сыйфатлы киемнәр сатам. Төркия, Кореяда җитештерелгән алар. Электән дуслашып калган товар җитештерүчеләрем бар. Күбесе хәзер үзенең цехын Мәскәүдә ачып җибәрде. Сату эше шундый әйбер: я янасың, я каласың, – ди ул. – Товарларым очсыз түгел. Матурлык яраткан, затлылык белгән кешеләр сатулашып та тормыйча алып китә. Эстрада җырчылары да килгәли. Кием кешене бизи, диләр. Кайчак кеше дә киемне бизәргә мөмкин. Кыйбатлысы да капчык кигән төсле була ала. Андый чакта алучыга дөресен бәреп әйтәм. Үпкәләп китүчеләре дә бар. Нәрсәгә дип кеше алдап сатыйм?!

Шул арада киемнәрен тартып чыгарып тезә дә башлады. Ташлама да вәгъдә итте. Юк, дип тә булмый, шулай да киеп карарга булдым. Безнең әңгәмәне сөт сатучы абый өзде. Дәрвишләр бистәсеннән кәҗә сөте алып килгән. Литрын 250 сумнан сата. Базар эчендә базар, кыскасы.

Рәтләр буенча барганда вьетнам хатыны эләктереп алды. Сөйләшүен аңлавы авыр, кулы белән ишарәләп аңлата бу. Тырыша торгач шуңа төшендем: бүген сатулары юк, шуңа миңа сумка төртә икән. Бәясен сорагач, калькуляторында башта 2300 сум дип язды, аннары 1800 гә үзгәртте. Барыбер алмадым.

«Арендасы кыйммәт»

«Алтын» базарыннан чыгып ерак та барасы түгел, «Бигзур» дигәненә эләгәсең. Монда килеп керүгә тәртип икәне сизелә. Кибеткә тартым. Сатучылар үз нокталарын «шоурум» дип тә атый. Атамасы кәттәрәк булган саен, әйберләрнең хакы да күтәрелә, күрәсең. Бәя карап, чагыштырып йөргәндә ир белән хатынның мәш килеп әйткәләшүе ишетелде. Әйбер алырга парлап барганда еш була торган хәл: хатын иренә күлмәк алмакчы, тегесе киреләнә. Хатынның кидертеп карыйсы килә, тегесенең өстен саласы килми, ниндине алсаң, шуны киям, ди. Дөрес, тиз сүрелде үзе: бәхәс ирнең акча янчыгын хатынына биреп урамга чыгып китүе белән төгәлләнде.

– 31 ел бергә торабыз. Гомер буе кием алып булмады. Башта киреләнә, аннары шул киемне салмыйча кия. Искереп беткәч, я ертып ташлыйм, я ягам. Ураза беткәч, кызымның никахы. Кодалар янында да кешечә булырга кирәк. Никах туе гына ясыйбыз, дип торалар. Матур булсын, дим инде. Үземә дә күлмәкләр карадым, – ди Арчадан килгән Дилүсә ханым.

Кәүсәрия апа биредә олырак гәүдәле ханымнар өчен кием-салым сата. Үзбәкстаннан күченеп кайткан икән.

– Әниләр, бәхет эзләп, Апас ягыннан чыгып киткән булган. Олыгайгач, туган як тартты. Әнидән калмадык. Апам да, мин дә Казанга күчендек. Ул чакта безгә берәү дә эш әзерләп тормады. Башта «Вьетнам» базарында саттым. Аннары бирегә күчтем. Кеше күп йөри үзе. Дөрес, безнең залларда арендасы кыйммәтрәк. Шуңа күрә бәяне дә бераз күтәреп куябыз. Хәер, алам дигән кеше бәясенә карамый ул, – ди Кәүсәрия апа. – Сатып алучының кыяфәтенә карап бәя әйтәм мин. 200 сум өстәгән чаклар да бар. Аннары ташлама дип шуны төшерәсең инде. Шунысына игътибар иттем: бай кыяфәтле кешегә гел арзан кирәк. Мескен кебекләре түли дә китә.

«Вьетнам халкы бәя төшерә»

Элеккеге «Вьетнам» базарын көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба торган түгел хәзер. Сатучысы да, алучысы да, бәясе, товары да үзгәргән. Мең кат башларын әйләндереп, берни алмыйча китсәң дә, Нги, Тхилар «еще приходи» дип кала.

Чалбарлар сатучы рәткә узам. Бәләкәй генә урында зур чират җыелган. Берәү иренә чалбар сайлый, икенчесе тукымаларын тотып-тотып карый. Өченчесе киенергә дип тора. Беркемне дә буш җибәрми сатучы Светлана. Үтереп мактый, миннән алган кешеләргә чалбар балагын бөкләү 200 сум гына, дип тә кызыктыра.

– Бабайга чалбар алдым. Искесен алып киләм дә шуңа карап сайлым. Теге почмакта кыскартып та бирәләр, – ди Биектаудан килгән Минзифа апа. – Әй, сеңлем, бөтен әйбер кыйммәт инде хәзер. Әле менә үткән атнада киленемә бәйрәмгә дип халат алган идем. Киеп караса, муен тирәсеннән җебе китеп сүтелгән. Әллә нишләп киттем. Бүген шуны да алыштырдым әле. Сатучысы сүз әйтмәде тагын. 27 мең сум пенсия алам. Шул акчаны бөтен нәрсәгә җиткерергә тырышам инде. Бисмиллаңны әйтсәң, җитә.

«Ялым юк»

Ничә базарны әйләндем – бөтен җирдә бертөрле кием-салым. Фирүз исемле аяк киемнәре сатучы таҗик малае: «Арзан әйбер кирәк булса, «Тура» базарына бар», – дигәч, шунда юл тоттык. Казан белән Яшел Үзән арасы бик якын булмаса да, арзан дигән сүз кызыктырды. Монда сатучы да, алучы да күп. Нут исемле ханым еламый гына. Бу айда арендага түләрлек тә сата алмаган.

– Түлисе көн тиз килеп җитә. Урын өчен 100 мең сум чыгарып саласы. Аптырагач, киемнәрне үз бәясенә саттым. Башкаларда 7 мең сум торган тун миндә 5 кенә мең, – ди бу.

Аның янында торган Фәүзия апа да сату кимегәненә зарлана. Халык интернеттан киенә, дип, үз зарына җавап та бирде ул.

– Күпләп алучыларга бездә – бер бәя, берне генә алган кешегә – икенче. Барыбер башка базарларда кебек түгел инде. Акчасын янга калдырам диючеләр гел монда йөри. Апас, Буа якларыннан, хәтта Ульяннан да киләләр. Әле менә бер машина урын-җир алып киттеләр. Сату я бар, я юк бездә, – ди ул.

Сөлгеләр сатучы Хәбиб абый, бәяне артык төшермәскә тырышам, ди. Мунча сөлгеләрен күпләп алган кешегә 450 сумнан сата. Ә бит сөртә торганнары – 200 сум.

– Башка җирдә 600–800 сум тора алар. Сыйфаты шул ук, – ди ул. – Безгә кешеләр күбрәк үлем-китем вакытында килә. Соңгы юлга озатырга дип бөтен кирәк-яракны ала. Аннары ашларда өләшергә дә яулыклар, сөлгеләр алучы күп. Бөтен кешегә арзанлысы кирәк. Ә Татарстанда кеше начар яшәми. Тик арзанлы товар алып, акчасын әрәм итә сездә кеше. Безнең әби, хәерченең акчасын үтмәс товар бетерер, дияр иде. Мин дә хәзер шулай дим.

Хәбиб абыйдан ерак түгел тагын бер үзбәк малае бар. Карап торышка 25 яшьләр тирәсендә кебек тоелса да, ике хатыны бар икән үзенең. «Салават Күпере»ндә торабыз, ди.

– Хатыннарымның икесе дә – үзбәк кызлары. Дүрт балам бар. Фатир яллап торабыз. Ике хатын булганга нигә шулай исегез китте. Бездә бөтен кешедә ул. Бер абыемның өчәү әле. Икенчесенеке берсе – үзбәк, берсе – татар. Мин дә өченчегә берәр татар кызы алмакчы булам. Әмма шүрләтә. Күршем бер татар кызына өйләнгән иде. Төп башына утыртып калдырды. Бөтен байлыгын үзенә алды да куып чыгарды. Сездә хатыннар усал бит, – ди Бикзат. Ике хатын белән дүрт баланы ашатыр өчен өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк. – Йокы да, ял да күргәнем юк. Дүшәмбе дә эшкә чыгам. Сабын да сатам, тәсбихлар да, намазлык, түбәтәйләр, кыскасы, мөселманнарга кирәкле бөтен әйбер бар. Күбрәк миннән авыллардагы кибетләргә дип сатып алалар. Бәяләр арзан инде. Күпләп саткач, миңа да әйбәт. Товар әрәм ятмый. Акча да керә. Башка базарда сатучылар миннән алып китә.

Бикзатның үтереп мактавына түзеп булмады – ашта таратырмын дип, зәм-зәм суы, сабын, тәсбихлар алдым. Ә ул ташлама ясады. Бензинга киткән акчагыз өчен булсын, ди. Анысын оныткан идем инде…

Базарга еш йөрисезме?

Зөлфия Шакирова, Татарстанның халык артисты:

– Күптән базардан киенмим инде. Ә менә вак-төяк, кирәк-яракларны алам. Хәергә өләшергә әйбер кирәк чакта базарга керәм. Без күбрәк азык-төлек базарына йөрибез. Мин – бик вак кеше. Бөтен әйберне үзем карап, тотып алырга тырышам.

Зөлфәт Зиннуров, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире:

– Мин хәзер остардым. Кирәк-яракны бушлай белдерүләр сайтыннан эзлим. Узган ел ике кроссовканы шуннан эзләп таптым. Бер спортчы, үзенә бирелгән аяк киеме зур булгач, сатуга куйган. Арзан гына бәягә алдым. Хатыным һәм кызларым да базарга йөрми. Алар интернет аша гына киенә.

Эльмира Кадыйрова, тамада:

–  Базарга да йөрим, кибеттә дә киенәм. Кибет ташламалары белән кызыктыра. Ә менә кайбер кирәк-ярак бары тик базарда гына сатыла. Шуңа күрә бик еш «Тура» базарына барабыз. Анда көнкүрешкә кирәкле бөтен нәрсә бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре