Газетага язылу

ТАССРның элекке финанс министры вафат

Татарстанда танылган эшмәкәр, ТАССРның элекке финанс министры Рафаэль Минһаҗев 74нче яшендә каты авырудан вафат булган. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.
Чыганакта язылганча, элекке министр 1 ноябрь көнне Казанның Арча зиратында җирләнгән.
Минһаҗев – чыгышы белән Саба районыннан. Казан финанс-икътисад институтын һәм Мәскәү финанс институты аспирантурасын тәмамлаган.
1988-1990 елларда ТАССР Финанс министрлыгына җитәкчелек иткән. Шуннан соң Сәнәгать-төзелеш банкының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән. 90нчы елларда берничә банк – “Татпромстройбанк”, “Мета-Импэкс” һәм “ТатОНЭКСИМбанк” идарәсе рәисе булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре