Татар нәрсә укый? Татарстан милли китапханәсе җәйге айларга йомгак ясаган

Җәй көне татар әдәбиятын сөючеләр күбрәк нинди китаплар укыган? Татарстан милли китапханәсе җәйге айларга йомгак ясаган. Өч ай эчендә милли китапханәдән барлыгы 71468 китап алганнар. Без исә, традицион рәвештә, иң күп алынган татар китапларын барладык.

10 нчы урында – Әлфия Габдуллинаның «Бүре үче» повесте

Әсәрнең тасвирламасына күз салсак, повестьта тормышның төрле сынауларын узып, кеше булып кала алган һәм бәхетенә ирешкән хатын-кыз язмышы сурәтләнә. Авторы – Әлфия Габдуллина хәзерге көндә Балтачта яши. Балтачның «Хезмәт» газетасы сайтында басылып чыккан интервьюдан аңлашылганча, Әлфия ханым китабын берничә ай эчендә язган, 2023 елда тәкъдим иткән.

9 нчы урында – Раилә Мөхсинованың «Кайнар токмачлы аш» пьесалар җыентыгы

Пьесаларны шулкадәр яратып укыйлардыр дип кем уйлаган?! Иң элек автор турында бер-ике сүз. Шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Раилә Мөхсинова пьесасы турында менә нәрсә дигән: «Авторның әсәрләре авыл һәм район халык театрлары тарафыннан куелды. Камал театрының кече сәхнәсендә диплом спектакльләре буларак тәкъдим ителде, җыентыкларда басылып чыкты. Кыскасы, ампробацияне, ягъни беренче иң катлаулы сынауны узды».

Бу җыентык исә яшьлекнең күңелле вакыты – студентлык чоры, җиңел юл белән акча эшләү, татар авылларының юкка чыгуы, катнаш никахлар – кыскасы, шактый төрле темаларны колачлый.

8 нче урында – Гарифҗан Мөхәммәтшинның «Татар моңы» җыентыгы

2017 елда ук дөнья күргән бу китапта шагыйрьнең төрле елларда язылган иҗат ителгән шигырьләре, җырлары, робагыйлары тупланган. Автор үзе әйтмешли, «Татар моңсыз яши аламыни?» Бу җыентык шуңа да популярдыр ул. Шагыйрь каләменең бәһасен төшереп әйтүебез түгел, әлбәттә.

7 нче урында – Ринат Мөхәммәдиевның «Кайларда сез, авылдашлар...» китабы

Күп укыла торган авторлар исемлегенә шактый еш эләгүче язучының бу китабында  укучылар арасында танылып өлгергән хикәяләре һәм повестьлары тупланган. Нигездә, алар авыл һәм милләт язмышына багышланган. Ни генә дисәләр дә, татар укучысы авыл прозасын ярата инде ул.

6 нчы урында – Мәдинә Маликованың «Арыш тәме» китабы

Бу китабы өчен Мәдинә Маликова Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Романының төп герое – Айзирәк сөйгән егете Васил белән бәхетле гаилә корырга әзерләнә, киләчәктә яраткан эшендә уңышларга ирешү турында хыяллана. «Әсәрдә ачык буяулар белән өч буын язмышы тасвирланган. Инде менә заманнар нык үзгәрде, яшь буынга сәләтен ачарга моңарчы булмаган мөмкинлекләр туды кебек. Тик гомер юлы киртәле-сикәлтәле. Мәхәббәтне мәкер сагалый. Шактый авырлыклар кичерергә туры килә Айзирәккә», – диелгән романның аннотациясендә. Хәер, бу әсәр белән инде күпләр таныштыр.

5 нче урында – Халисә Мөдәррисованың «Вакытларны булмый туктатып» җыентыгы

Һәм янәдән шигырьләр! Иң кызыгы – бу җыентык 2023 елда да популяр китаплар исемлегенә кергән булган. Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрәнең элеге китабына төрле елларда язылган шигырьләре туплап бирелгән. Дөнья, милләт, җәмгыять, анда кешенең урыны, эш-гамәлләре хакында фәлсәфи уйланулар – Халисә ханымның шигырьләре әнә шушы темаларны колачлый.

4 нче урында – Гөлсинә Галимуллинаның «Кояшлы дала кызы» повесте

Бу повесть һәм Гөлсинә Галимуллинаның башка әсәрләре моның кебек рейтингларда шулай ук еш очрый. Ә «Кояшлы дала кызы» китабында «Сания образы аша татар гаиләсенең нинди генә авыр сынаулар аша узса да, белемгә, диненә һәм туган җиренә булган олы мәхәббәтенә тугры йөрәге тасвирлана» (аннотациясеннән өзек).

3 нче урында – Фәйрүзә Мөслимованың «Каен җылысы» җыентыгы

Халык күңеле шигърияткә сусаган икән! Исемлектәге чираттагы (әмма соңгы түгел) шигырьләр җыентыгы бу. Мәрхүм шагыйрәнең әлеге китабында тормышка, яшәүгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган, яктылык, ихласлык аша чагылыш тапкан лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган.

2 нче урында – Вакыйф Нуриевның «Ни хәлең бар, балам?..» китабы

2018 елда дөнья күргән бу китап – танылган язучы Вакыйф Нуриевның бәяннар, күренекле шәхесләр турында хикәяләр, повестьләр җыентыгы. Җыентыкка «Ни хәлең бар, балам?..» бәяны да кергән. Барысының да үзәгендә – геройларның әхлакый сыйфатлары, психологик хис-кичерешләре.

1 урында – Фәйрүзә Мөслимованың «Алтын йозак» җыентыгы

Китапханәдән иң еш алынган китапның шигырьләр җыентыгы булуы бераз шаккатыра, билгеле. Беренче өчлектә бер үк авторның ике мәртәбә кабатлануы шулай ук еш була торган хәл түгел. Ничек кенә булса да, халык шигърияткә шулкадәр мөкиббән икән, бу һич тә начар түгел. Күңелләр акланыр, дөньялар пакьләнер иде. Ә Фәйрүзә ханымның әлеге җыентыгында исә 2000 нче еллар башында иҗат иткән нечкә лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре