Бу хакта тулырак Гөлинә Гыймадованың язмасында укый аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Быел Татарстаның өч районында мөгезле эре терлекләрдә бруцеллез авырулары ачыкланган. Беренче очрак апрельдә Әлмәт районының Ямаш авылында теркәлгән булса, тагын икесе ноябрьдә Яшел Үзән районының Ивановское авылы һәм Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә табылган.
Ялган килешүләр төзеп, акча алып яталар, мәнфәгатьләр кисешү турында оныталар, чит илдә байлык тоталар. Журналистларга республикада муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы көрәш турында сөйләделәр. Дәүләт биргән машинада үз эшләре белән чаптырып йөрүче җирлек башлыкларын да кисәттеләр.
Казанда «Шәрык базары» дип аталган «Россия–Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале дәвам итә. Аның тугызынчы көне Дагыстан мәдәнияте көне буларак узды. Шул уңайдан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Дагыстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле зур концерт тәкъдим итте.
Татарстан районнары җитәкчеләре сәламәтлек саклау тармагына кадрлар җәлеп итү эшенә актив кушылды.
Дөнья күләмендә танылган галимә Диләрә Гариф кызы Тумашеваның 100 еллыгы уңаеннан, Кремль урамындагы 2А/4 номерлы ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелды. Җитәкчеләр, хезмәттәшләре, туганнары аның хакында хатирәләр сөйләгәндә, Диләрә ханымның университет коридорларында йөргән чаклары һич кенә дә күз алдыннан китмәде.
Бүген Дәүләт Советында йорт хайваннары турында кайгырту өчен зоомагазиннар һәм сервислар челтәрен берләштерүче эре федераль компания вәкилләре белән очрашуда хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт, шулай ук иҗтимагый оешмаларның һәм бизнесның бу процессларда катнашуы турында фикер алыштылар.
Быел Татарстаның Әлмәт, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында мөгезле эре терлекләрдәбруцеллез авырулары ачыкланган. Беренчеочрак апрельдә Әлмәт районының Ямаш авылында теркәлгән булса, тагын ике очрак ноябрь аена туры килгән.
Казанның 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе бер сәгатькә ЗАГСка әверелгән.
Татарстанның халык артисты Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан.
Алар көтә, без барабыз! Махсус хәрби операциягә ярдәм илтүчеләр әнә шулай ди. Җиңү килгәнче булышачаклар. «ВТ» журналисты республика районнарындагы волонтерларның хәлен белеште.
Фикер өстәү
Фикерегез