Татар Томбарлысында 58 нче тапкыр Әбиләр Сабан туе үткән

Кичә Баулы районының Татар Томбарлысы авылы әби-бабайлар таякларын ташлап янә мәйданга йөгергән. Монда 58 нче мәртәбә Әбиләр Сабантуе үткән. 100 яшьлек Фәхриҗамал әби дә чыгарга теләгән, тик аңа ашка китәргә туры килгән. Быел башка еллардан аермалы буларак, фотога төшү урыны да булдырганнар. 

Халык монда тамашаны чирәмгә утырып карарга ярата. Кайберләре урындык та алып килгән. Бу көнне бабайлар – егеткә, әбиләр кызга әйләнә. Себердән кунакка кайткан Галимҗановлар бишәүләп гармунда уйнаган. Клубта оешкан «Хәтирә» фольклор ансамбле дә ел буе әзерләгән җырларын башкарган.

Мәдәният йорты Айгөл Нәүрүзбаева, китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова ел саен бәйрәмне бик күңелле оештыра, яңалык өстәргә тырыша. Сабан туена ниндидер бер җылылык, ихласлык хас. Аның үз энергетикасы бар. Мәскәү, Казан шәһәрләрендә, Себердә яшәүче авылдашлары да кайткан.

– Быел чаңгы ярышы да үткәрдек. Өлкәннәр тун, бүрек киеп, яшел чирәмдә җитезлектә ярышты. Катыктан акча эзләде, көянтә–чиләк белән су ташыды. Капчыкта да сикерделәр, балык та тоттылар. Агач чүкеч белән кадак кагу уеннын да уздырдык. 92 яшьлек Гамир бабай Юзаев“100ле” кадакны бер сугуда кертте. Табакта да биеделәр. Кемнең суы беренче бетә, шуңа табак бүләк иттек, –ди китапханче Эльвира Әхмәтҗанова.

2023 ел – Республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шуны истә тотып, чараны оештыручылар махсус фотога төшерү урыны да әзерләгән. Музейдан алып килгән сандык, бишек, кое һәм башка борынгы җиһазлар бәйрәмгә үзе бер ямь өстәгән. Теләгәннәр йон эрләп тә төшкән. Бәйрәм үткәч, фотога карап, тагын бер кат хатирәләрен барларлар.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре