Татар эстрадасы артистлары Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның өченче балалары – уллары туган. Бу хакта алар социаль челтәрләрендә хәбәр итә. Сабыйларына Мөхәммәт-Әмин дип исем кушканнар.
Рамил белән Рамиләнең 13 яшьлек кызы һәм 10 яшьлек уллары да бар. “Рамил белән уйлаштык та, өченче бала алып кайтырга булдык. Авырга узганның беренче көненнән үк барысы да шулкадәр җиңел булды. 9 ай дәвамында анализларым да яхшы иде. Үземне яхшы хис иттем, соңгы көнгә кадәр диярлек эшләдем”, – дип яза Рамилә Хәйретдинова.
Рамил дә сөенечен яшерми. “Мин әле дә шок хәлендә. Рамилә хәзер әни-каһарман, мин әти-каһарман буламмы инде? Аллаһка шөкер, рәхмәт Аллаһы Тәгаләбезгә, рәхмәт Рамиләгә”, – дип уртаклаша җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез