Айгөл Нәбиуллина хәтта бетчә озак төзәлмәгән очракта да табибка мөрәҗәгать итәргә өндәгән.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Айгөл Нәбиуллина “Интертат” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ракка каршы көрәшүе турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, 5 ел элек чирне җиңгән ул. Әмма ремиссиядән соң онкология янә әйләнеп кайткан.
– Биш ел элек миндә тән тиресе рагы – базалиома таптылар. Косметолог, битемдәге шикле әйберне күреп, дерматологка җибәрде. Дерматолог – онкологка. Борынымда иде. Озак вакытлар буе тональ крем сөртеп йөрдем. Шул чагында миңа операция ясадылар. Менә хәзер, 5 ел узганнан соң, шеш янә үсә башлады. Мине хәтта учеттан да төшермәделәр. Чирнең кире кайту ихтималы турында кисәттеләр, сакланырга куштылар. Миңа кояшта озак йөрергә ярамый, солярий бөтенләй ярамый, – дигән ул.
Икенче тапкырында исә, шеш үсә башлауга ук, нәрсә икәнен аңлаган ул. Янә операция ясаганнар.
– Операцияне вакытында ясатсаң, куркыныч түгел, диделәр. Иң мөһиме – шешнең метастазлар җибәрмәве, сөяккә үтмәве, – дип билгеләп үткән ул.
Айгөл Нәбиуллина барчабызны да табибка вакытында күренергә чакырган. Хәтта бетчә озак төзәлмәгән очракта та, яман чир түгелме-юкмы икәнен белү өчен, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип билгеләп үткән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез