Татарстан 10 лидер төбәк исәбенә кергән

Росстат мәгълүматлары буенча, быелның икенче кварталында Татарстанда җан башына уртача керем күләме 100 мең сумнан артып киткән һәм 10 лидер төбәк исәбенә кергән. Рейтингта Ямал-Ненец автономияле округы беренче урынны алган.

Унлыкта кырыс климат шартларында казылма байлык чыгаручы бай төбәкләр, шулай ук хезмәт хаклары зур булган шәһәрләр – Мәскәү һәм Санкт-Петербург бар. Әйтергә кирәк, Татарстанда җан башына уртача керем күләме 100 меңнән артса да, башка лидер-төбәкләрдәгедән күпкә ким. Мәсәлән, бу күрсәткеч Ямал-Ненец автономияле округында – 156,2 мең сум, Чукоткада – 154,5 мең сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре